
Бүген Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Светлана Захарова һәм аның урынбасары Василий Логинов катнашында “ ТРда балалар хокукларының үтәлеше” темасына багышланган матбугат конференциясе булды.
Комитет рәисе журналистларны депутатларның соңгы чакырылышында социаль сәясәт буенча кабул иткән законнарын кабат искә төшереп үтте, 5 ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясады.
Матбугат конференциясендә балаларның җәйге ялларын оештыру хакында да сүз булды. “Быел балаларның ялын оештыруга 1,2 миллиард сум күләмендә акча бүленеп бирелгән. Аның күп өлеше − 1,16 миллиарды республика казнасыннан алына. Быел шулай ук балалар лагерьларында эшләүче тәрбиячеләр, медицина хезмәткәрләренә түләүне дә бераз арттырып булачак. Моның өчен бюджеттан 48 миллион сумнан артыграк акча бүленде”, - диде Светлана Захарова.
Быел Татарстан Республикасында яшәүче 212 мең балага лагерьларда ял итү мөмкинлеге тудырыла. Шуларның 50 меңгә якынына бушлай юлламалар бирелә. Моңа аз керемле гаиләләрдә үсүче балалар, хәрби-патриотик лагерьларда ял итүчеләр, тәрбиягә авыр бирелә торган яшүсмерләр, халыкара олимпиада, спорт ярышларында катнашучылар һ.б. керә. Калган төр юлламаларның исә 15%ын әти-әниләр капларга тиеш була: бу 2-3 мең сум тирәсе.
“Быел республикабызның якынча 5 мең баласы Кара диңгез буенда ял итәчәк. Кырым Республикасына ял итүчеләр поезда бармый, ә самолет белән очачак. Моның өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов 15 миллион сум акча бүлеп бирде”, - дип хәбәр итте комитет рәисе.
Чыганак: "Татар-информ"