Татарстанда журналистлар өчен “Бәллүр каләм” XVIII конкурсы игълан ителде

Татарстанда журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә “Бәллүр каләм-Хрустальное перо” XVIII конкурсы игълан ителде.

БӘЙЛЕ
2015 Мар 16

Татарстанда журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә “Бәллүр каләм-Хрустальное перо” XVIII конкурсы игълан ителде. Конкурсны ТР Журналистлар берлеге Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән бергә үткәрә.

Конкурсның максаты - Татарстан журналистларының профессиональ үсешен бәяләү, шулай ук ел дәвамында медиа өлкәсе үсешенә йогынты ясаучы физик һәм юридик затларны, хезмәтләрне һәм оешмаларны ачыклау һәм бүләкләү.

Конкурста журналистика оешмалары һәм ТР Журналистлар берлеге бүлекләре, теле- һәм радиокомпанияләр, нәшрият йортлары, матбугат хезмәтләре һәм башка медиа оешмалар вәкилләре катнаша ала, дип хәбәр ителә ТР Журналистлар берлеге сайтында.

Быел конкурс 11 номинация буенча үткәреләчәк. Алар арасында “Һөнәргә тугрылык өчен”, “ТРның шәһәр һәм район ММЧ”, "Темасы - җирле, осталык - башкалача", ТРның корпоратив, махсуслаштырылган ММЧ", “Ел медиаҗитәкчесе”, “Объектив аша караш”, “Медиапроект”, “Туган тел”, “Журналистикада исем”, "Дебют", "Танылу" кебек номинацияләр бар.

Конкурста катнашучыларның эшләре ТР Журналистлар берлегендә (Казан, Декабристлар ур., 179 йорт) 15 апрельгә кадәр кабул ителә.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе