Татарстан Республикасында корылык аркасында 27 районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән

Татарстан Республикасында корылык аркасында 27 районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 06

Татарстан Республикасында корылык аркасында 27 районда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов игълан итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Марат Әхмәтов искәрткәнчә, гадәттән тыш хәл режимы Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча 2015 елның 1 июленнән кертелә. Яңгырлар кайбер районнарда яуган, әмма бөртеклеләрдә башак формалашу вакыты инде узган.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, Чүпрәле, Буа, Апас, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Спас һәм республиканың башка районнарында хәл киеренке.

Авыл хезмәтчәннәренең төп бурычы – сыйфатлы терлек азыгы әзерләү, диде Марат Әхмәтов. Бүгенгә 460 мең тонна печән һәм 1,4 млн тонна сенаж әзерләнгән. Бу – бер баш шартлы мөгезле эре терлеккә якынча 10,6 ц берәмлек азык дигән сүз, диде ул.

Гадәттән тыш хәл режимы Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Чирмешән һәм Ютазы районнарында кертелгән дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе