Татарстан прокуратурасы имам әл-Бохари хәдисләренә карата рәсми фикерне шәрехләде

Бүген, 5 февральдә, Татарстан Республикасы Югары Суды гражданнарның Апас районы судының мәгълүмати материалларны РФ территориясендә таратуны тыю турындагы карарына шикаятьләрен карамау турында карар иткән.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 05

Бүген, 5 февральдә, Татарстан Республикасы Югары Суды гражданнарның Апас районы судының мәгълүмати материалларны РФ территориясендә таратуны тыю турындагы карарына шикаятьләрен карамау турында карар иткән. Бу хакта ТР прокуратурасы сайтында хәбәр ителә.

Шикаять бирүчеләр, суд карары белән риза булмыйча, суд тарафыннан имам әл-Бохари хәдисләре тәрҗемәсе тыела дип ялгыш уйлаган.

Әлеге дин әһеле хезмәтләре бөтен дөньяда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (С.Гв.) әйткән фикерләренең ышанычлы җыентыгы булып санала. Моңа бәйле рәвештә, имам әл-Бохариның фәнни, дини һәм тарихи абруе мөселманнарда беркайчан да шик тудырмады.

Апас районы суды дини текстларның берничә абзацының Google компаниясе веб-сервисы ярдәмендә инглиз телендә автоматик төстә тәрҗемәсенә карата тәнкыйтен белдергән. Шулай ук бу тәрҗемә беренчел чыганакның чын мәгънәсен нык бозган, контексттан нигезсез сайлап алынган фразалардан торган.

ТР прокуратурасы шуны ассызыклый: имам әл-Бохари хәдисләренең басма тәрҗемәләренең берсе дә Россия Федерациясендә тарату өчен тыелмаган һәм мөселман җәмәгатьчелеге тарафыннан татар һәм рус телләрендә ирекле кулланыла дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе