
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә, Согуд Гарәбстаны Әмирлегенә эш сәфәренең беренче көнендә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) җитәкчелеге белән очрашты.
Җиддәгә килеп төшүгә, Рөстәм Миңнеханов Мәккә провинциясе губернаторы шахзадә Маш’алем ибн Абдалла ибн Абдел Азиз белән кыскача әңгәмә уздырды. Шуннан соң Россиянең ИХО каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге резиденциясендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы җитәкчелеге белән очрашу узды, анда шулай ук Россиянең Согуд Гарәбстанындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе, Россиянең ИХО каршындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Олег Озеров катнашты.
Очрашу киләчәктә Россия, аерым алганда, Татарстан Республикасы белән ИХО арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә багышланды.
Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны әмире Абдалла ибн Абдел Азиз чакыруы буенча изге урыннарда да булачак.
Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чыганак: "Татар-информ"