
Татарстан Президенты үз вазыйфаларына тантаналы һәм рәсми рәвештә 18 сентябрьдән керешер дип көтелә.
Бу хакта кичә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте. Хәзерге вакытта ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча Рөстәм Миңнеханов башкара. 13 сентябрьдә үткәрелгән бердәм тавыш бирү көнендә республикада Президент сайлауда Рөстәм Миңнеханов өчен 2 млн 306 мең 844 кеше (сайлауга килеп, гражданлык бурычын үтәгәннәрнең 94,4 проценты) тавышын биреп, нәтиҗәдә, ул 3 көндәшеннән өстен булды.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе ахыргы нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң, ТР Дәүләт Советы президиум утырышы җыячак. Утырыш бүген булыр дип планлаштырыла һәм инаугурация көне дә шунда төгәл билгеләнәчәген хәбәр итте парламент җитәкчесе. ТР Үзәк сайлау комиссиясенең “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексы базасындагы Бердәм мәгълүмат үзәгендә уздырылган матбугат конференциясендә әнә шулар билгеле булды.
Чыганак: "Татар-информ"