
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бу көннәрдә Төмән өлкәсенә эшлекле сәфәр кылды. 13 ноябрьдә Татарстан мөфтие Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыков белән очрашты. Ике арада ислам кыйммәтләрен пропагандалау, уку-укыту һәм мәгариф өлкәсенә караган килешүгә кул куелды. Документта дини уку йортлары студентлары арасында алмашу турында да әйтелә.
Камил хәзрәт әйтүенчә, ике нәзарәт арасындагы бу килешү төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә, Татарстан һәм Төмән өлкәсендәге татар диаспорысы белән элемтәләрне ныгытырга да мөмкинлек бирә.
Моның турында Камил хәзрәт Сәмигуллин Төмән өлкәсе татарлар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыров белән сөйләште.
Мөфтинең Төмән өлкәсенә эшлекле сәфәре 15 ноябрьгә кадәр дәвам итте.
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте