Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов - “2012 ел татары” бәйгесендә җиңүче

Төзекләндерелгәннән соң яңа ачылган “Милләт” басмаханәсендә “2012 ел татары”...

БӘЙЛЕ
2013 Июл 06
Төзекләндерелгәннән соң яңа ачылган "Милләт” басмаханәсендә "2012 ел татары” бәйгесендә җиңгән татар зыялыларын бүләкләү мәҗлесе үткәрелде.

Бу чарада катнашкан мактаулы кунаклар арасында Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитетының телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, мөфти урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Роберт Миңнуллин, Фәрит Мифтахов, танылган татар эшкуарлары Рәүф Хәсәнов, Радик Гафуров, Айрат Гимадетдинов, шулай ук Ульян өлкәсе Иске Кулаткы хакимияте башлыгы Эдуард Ганиев, язучылар, журналистлар һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре бар иде.

Мәҗлес барышында чакырылган кунаклар 1908 елда Германиядән басма станоклар алып кайтып, "Милләт” басмаханәсенә нигез салган Ибраһим Идрисовны искә алдылар. Алар татар галиме һәм мөфтие Галимҗан Баруди белән бергә күп санлы дини әдәбият нәшер кыла. Кыска гына вакыт эчендә эшләп алуына карамастан, бу типография иске татар телендә 1,5 миллион китап бастырып чыгара. Җыелган халык бу тарихи бинаны сакланып калган эскизлар һәм фотографияләр буенча төзекләндергән бүгенге көндә Башкортстанда яшәүче татар эшмәкәре Рәүф Хәсәновка рәхмәтләрен әйттеләр. Хәзер биредә гаҗәеп күркәм кафе урнашкан.

"Милләт”кә җыелган кунакларның чыгышыннан соң, "2013 ел татары” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы башланды. Тавыш бирү баш мөхәррире Александр Долгов булган татар телле Tatartime.com порталында алып барылды. "2013 ел татары” бәйгесен үткәрүне журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев башлап йөрде. Ул танылган телевидение тапшыруларын алып баручы Илдар Кыямов белән әлеге мәҗлесне дә алып барды.

Номинацияләрдә җиңүчеләргә дипломнарны БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән Казан мэриясе вәкиле Ирек Арсланов тапшырды.
Бу бәйгедә иң күп тавыш җыйган Татарстан мөфтие урынбасары, "Сөләйман” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов төп җиңүче дип табылды, аңа шулай ук "Ел имамы” дигән диплом тапшырылды. Исегезгә төшерәбез: конкурста күренекле җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, сәясәтчеләр, тарихчылар һәм башкалар катнашты.

Илдар хәзрәт Баязитовка диплом тапшырганда, Ирек Арсланов ул җитәкләгән мәчет әһелләренең мөһим социаль эш башкаруын билгеләп үтте. Аның хәбәр итүенчә, тиздән Коләхмәтев белән Серов урамнары чатында Күзләре күрмәүче мөселманнар өчен яңа "Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге ачылачак. Үз чиратында, Ринат Закиров шулай ук Илдар хәзрәтнең казанышларын, аеруча татар мәхәлләсен торгызудагы хезмәтләрен бәян кылды. "Баязитов кебек имамнарда – безнең киләчәгебез”,-диде Ринат Закиров.

Шулай ук төрле номинацияләрдә җиңүчеләр - Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, эшкуарлар Радик Гафуров һәм Эдуард Ганиев, журналистлар Рәшит Минһаҗ һәм Раил Өметбаев, галим Рафаиль Мөхәммәтдинов, публицист Римзил Вәлиев, башка танылган затлар дипломнар белән бүләкләнде.

avatar
1 Amera • 08:43, 2013 Июл 21
Smaad-kcb what I was looking for-ty!
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе