
29 октябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәскәүдә 1436 нчы һиҗри елы башлану уңаеннан, РФ Чит ил эшләре министрлыгында уздырылган тантанада катнашты. Әлеге чарада Россия чит ил эшләре министры Сергей Лавров чыгыш ясады. Министр Казан белән бәйле халыкара чараларның дәрәҗәсе елдан-ел артуны билгеләп узды.
“Россия һәм ислам дәүләтләре арасындагы элемтәләр күпкырлы. Казанда уздырыла торган Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең халыкара икътисади саммиты дәрәҗәсе үсә бара. Якын киләчәктә “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллаулар төркеме үз эшен башлап җибәрәчәк. Әлеге һәм башка төр хезмәттәшлек дуслык җепләрен ныгыта, халыкара проблемаларны хәл итүгә бердәм өлеш кертүне үстерә”, - диде министр. Шулай ук ул мөселманнарны Яңа ел башлану белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.
Белгәнебезчә, ТҖ МДН һәм РФ Чит ил эшләре министрлыгы вәкилләре сентябрь аенда Женевада узган БМО советы сессиясендә катнашты. Сессия кысаларында, "Ислам - тынычлык дине: конфессияара килешеп яшәү" («Ислам религия мира: гармоничное сосуществование конфессий») дигән темага сөйләшү оештырылды. Мөфти Камил хәзрәт чит ил дипломантларына Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеген һәм республиканың динара мөнәсәбәтләрдәге тәҗрибәсен тәкъдим итте.
Чыганак: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте