Кичә Ингушетиянең Магас шәһәрендә Ингушетия башлыгы Юныс бәк Евкуров катнашында “Диндәге уртачалык - тынычлыкка,күршеләр белән дуслыкка һәм алгарышка юлтүче юл” дип исемләнгән халыкара дини тәгълимат конференциясе ачылды. Аның эшчәнлегендә ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнаша. Конференциягә шулай ук Али әль-Карадаги җитәкләгән Бөтендөнья мөселман галимнәр берлеге әгъзалары, Россиядәге төрле конфессия вәкилләре, гарәп илләре илчеләре, Россия Президенты администрациясе вәкилләре чакырулы.
Конференция барышында катнашучылар ислам галимнәре арасында хөкем сөргән фикер каршлыгы,төрле мәзһәбләрдә йолаларны үтәүдә аермалар, суфыйларның исламның таралышындагы роле кебек бик күп мәсьәләләр буенча фикер алыша.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең сәләмләү сүзләрендә "Ингушетия - тынычлык урыны" фәтвәсен кабул итү бу төбәк өчен зур әһәмияткә ия булуы хакында белдерде. Мөфти фикеренчә, хәзер дөрес һәм белемле белгеч тарафыннан чыгарылган фәтвәләрнең булуы бик мөһим һәм элек-электән мөселман галимнәре фәтвә чыгаруга зур җаваплылык белән караган.
Чыгышы ахырында Камил хәзрәт Россиядә күренекле дин белгечләрен туплаган фәтваләр чыгару буенча бердәм мәйданчык оештыру инициативасы белән чыкты.
17 майга кадәр дәвам итүче конференция барышында исламда гражданлык һәм ватанпәрвәрлек мәсьәләләрен аңлауга кагылышлы Декларация кабул итү көтелә.Кунакларга Россия мөселманнарының Социаль Доктрина проекты да тәкъдим ителәчәк.
Чыганак: Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (2 өлеш)
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (1 өлеш)
Маэмайга сорау бар! Тукайның бала шигырьләре