Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең дин эшләре идарәсе җитәкчесе, мөфти Мәхмәт Гермезга кайгынамә юллады

Кичә көндез Төркиянең Сүрия чиге буенда көчле шартлау булган. Анда һәлак ителүчеләр саны хәзер 30га җиткән (башта 27 кеше турында әйтелде).

БӘЙЛЕ
2015 Июл 21

Кичә көндез Төркиянең Сүрия чиге буенда көчле шартлау булган. Анда һәлак ителүчеләр саны хәзер 30га җиткән (башта 27 кеше турында әйтелде).

Шанлыурф провинциясенең Суруч өязендәге Амара мәдәни үзәге ишеге төбендә шартлаган һәм кешеләр үлеменә сәбәпче булган бомба “Ислам дәүләте” террористик төркеме эше булуы мөмкин, дип хәбәр итте ТАСС. Биредә социалистларның яшьләр оешмасы федерациясе вәкилләре булган 300ләп кеше яши, һәлак булучылар һәм каза күрүчеләрнең шактые нәкъ менә алар. Шартлау аларның ачык һавада иртәнге ашы вакытында булган.

Шул уңайдан ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең дин эшләре идарәсе җитәкчесе, мөфти Мәхмәт Гермезга кайгынамә юллады.

“Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Мөхтәрәм Мәхмәт Гермез!

Төркиянең Суруч шәһәрендә килеп чыккан теракт хакында авыр хәбәр килеп иреште. Күп сандагы кешеләрнең гомерләрен өзгән фаҗигале хәл күңелләрне тетрәндерде. Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән тирән кайгыгызны уртаклашам.

Терактта мәрхүм булганнарның гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә Раббыбыз үзе ярдәм итсә иде! Авыр җәрәхәтләр алганнарга тизрәк сәламәтләнергә язсын.

Террорлык гамәлләрен берни дә аклый алмый. Аллаһы Тәгалә илләргә һәм милләтләргә авыр кайгы, әрнү китергән шундый фаҗигаләрдән Үзе сакласын!
Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе”, диелгән әлеге язмада.

Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе