2014 Янв 28
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан МДН делегациясе Мәскәүдә үткәрелгән Мәүлид ән-Нәби бәйрәмендә катнашты. Делегация составына мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, нәзарәт вәкилләре һәм башка дин әһелләре кергән иде.
Татарстан мөфтиенең Мәскәүдә берничә очрашуы булды. Аерым алганда, ул Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар хәзрәт Әлаүтдинов белән очрашты.
Мәскәүнең Crocus Сity Hall залында үткәрелгән бәйрәмдә татар, рус, ингуш, кыргыз, гарәп, инглиз телләрендә динебезгә, Пәйгамбәргә (с. г. в.) багышланган мөнәҗәтләр башкарылды. Бәйрәмне Казаннан артист Рамил Вәҗиев һәм телевизион тапшырулар алып баручы Альберт Шакиров алып барды. Шулай ук Казаннан Сәидә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясады. Бәйрәмдә Кыргызстан, Ингушетия, Франция, Төркия, Канада артистлары катнашты дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.