Татарстан мөфтие БМО Советы сессиясе эшендә катнаша

Кичә, ягъни 18 сентябрьдә, Женевада БМО Советы сессиясе уздырылды.

БӘЙЛЕ
2014 Сен 19

Кичә, 18 сентябрьдә, Женевада БМО Советы сессиясе уздырылды. Сессия кысаларында, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан "Ислам - тынычлык дине: конфессияара килешеп яшәү" (“Ислам религия мира: гармоничное сосуществование конфессий”) дигән темага сөйләшү оештырылды. "Түгәрәк өстәл"дә Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары – Президентның Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров һәм башкалар катнашты.

Түгәрәк өстәл Татарстанның динара мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе белән уртаклашудан гыйбарәт булды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Берләшкән милләтләр оешмасы әгъзаларын республика мөселман өммәте һәм татарларның Ислам тарихы белән таныштырды. Чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге, юнәлешләре тәкъдим ителде, республикадагы мөселманнарга, дини вазгыятькә багышланган видеолар күрсәтелде, дип хәбәр итте Татарстан мөфтияте вәкилләре.

Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе