Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге, Россия ислам институты каршындагы Коръән-хафизларны әзерләү үзәге белән берлектә Татарстан мәчетләрендә тәрәвих намазларын үткәрүне оештырды. Рамазан дәвамында намаз вакытында Коръән-хәтем кылалар, ягъни Изге китапны тулысынча укып чыгалар.
Казанның "Кол Шәриф", "Гаилә", "Әниләр", "Өметлеләр", "Казан нуры", "Ярдәм", "Нур Ислам" мәчетләрендә, шулай ук Әмәт, Салмачи бистәләре иман йортларында Коръән-хәтем чыгачаклар. Республика районнарына килгәндә, Питрәч, Түбән Кама, Чирмешән, Бөгелмә, Буа районнары мәчетләренә Коръән-хафизлар җибәрелгән. Киров өлкәсе "Исмәгыйль" мәчетенә дә Коръән-хафиз юлланган.
Моннан тыш Татарстан чакыруы буенча Төркиядән килгән 30 Коръән-хафиз Рамазан ае дәвамында Татарстанның төрле районнарында, авылларында тәравих намазларын укыячаклар дип хәбәр итте Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (2 өлеш)
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (1 өлеш)
Маэмайга сорау бар! Тукайның бала шигырьләре