
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чечня Илбашы Рамзан Кадыйров Кырым Республикасының “Ватанга тугрылык өчен” ордены белән бүләкләнделәр. Алар “батырлык, ватанпәрвәрлек, сәяси позициядә активлык, Кырым Республикасы гражданнарының бердәмлеген, үсешен, чәчәк атуын ныгыту өчен” мондый бүләккә лаек, дип табылганнар.
“Кырыммедиа” хәбәр иткәнчә, Миңнеханов белән Кадыйров моннан бер ел элек ярымутрау вәкилләре белән Кырымны Россиягә кушу мәсьәләсе кысаларында сөйләшүләр алып барганнар иде.
Бу орденга шулай ук РФ Хөкүмәтенең вице-премьеры Дмитрий Козак, Дәүләт Думасы депутатлары Виктор Водолацкий, Алексей Журавлев һәм Глеб Хор да лаек, дип табылды.
Кичә Кырымның Россиягә кушылу тантанасы вакытында республика башлыгы Сергей Аксенов кулыннан шундый ук бүләкләрне республика прокуроры Наталья Поклонская, КР Эчке Эшләр министрлыгы башлыгы Сергей Абисов һәм башкалар да алды.
Кырымның Россия составына керү турындагы референдумы узган елның (2014) 16 мартында үткәрелгән иде.