
Россия федераль миграция хезмәте Украина качаклары сәбәпле, финанс министрлыгыннан өстәмә акчалар бүлүне сорый. Шул ук вакытта миграция хезмәтенең ватандашлык мәсьәләләре бүлеге мөдире Валентина Казакова инде бераз акча бүленгәнен әйтә.
Узган атнада Татарстандагы урыс җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Михаил Щеглов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Украинаның көньяк-көнчыгышыннан китәргә мәҗбүр булган качакларны Татарстанга алуны оештыруны сорап мөрәҗәгать иткән иде.
Бүгенге көндә Татарстан миграция хезмәтенә вакытлыча сыену сорап, 200 гаилә мөрәҗәгать иткән, аның бары 24енә генә рөхсәт бирелгән. Ә Башкортстанда сыену сораган 11 Украина ватандашы Уфа, Чишмә һәм Мәләвез калаларындагы туганнарында яши.
Чыганак: "Азатлык.орг"