
2014 елның 12 мартында Казанда Татарстан Республикасыннан 108 делегат катнашуында Татарстан хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы корылтае узды.
Корылтай делегатларының чыгышларын тыңлап, бүгенге шартларда абыстайлар һәм остазбикәләрнең тоткан урынын билгеләп, татар-мөселман халкы үсешендә килеп туган проблемаларны хәл итү юллары күрсәтелде. Җыенда катнашучылар “Мөслимә” оешмасының төп эш юнәлешләре итеп, татар-мөселман милләтенең илаһи динен саклау, туган телен үстерү, традицияләрен, буыннар бәйләнешен саклауны, шәҗәрә һәм васыятьнамә системасын кайтаруны, балалар һәм яшьләр белән эшләүне игьлан итә.
Ислам динен тарату һәм җәмгыятьне савыктыру максатында корылтай түбәндәгеләрне кирәк дип саный:
Россия Федерациясендә ксенофобия, расачылык, динара, милләтара татулыкны җимерү гамәлләренә каршы тору;
Башка дини һәм милли мәдәни оешмалар, Татарстанның халыклар ассамблеясе белән элемтәләрне үстерү, халыклар дуслыгын ныгытуга, мәдәниятләрне баетуга юнәлдерелгән чараларны уздыру;
Милли рухта һәм традицияләр нигезендә яшь буынны тәрбияләү максатыннан һәм рухи кыйммәтләрне үстерү йөзеннән татар гаиләсенең һәм өлкән буынның ролен көчәйтү;
Шәҗәрә һәм васыятьнамә системасын кайтару максатында фәнни җыеннар, бәйгеләр оештыру;
ТНВ каналында “Мөслимә” тапшыруын оештыруын сорап канал җитәкчелегенә мөрәҗәгать итү һәм аны ачуга ирешү;
Татар галимнәре, яшьләр, дин әһелләре, эшмәкәрләр, милли зыялылар белән эшләүне камилләштерү һәм алар белән элемтәләрне, хезмәттәшлекне ныгыту;
Мәчетләрдә социаль эшне активлаштыру;
Мәчетләрдә хатын-кызлар өчен аралашу клублары булдыру;
Мөселманнарны таныштыру өчен гаилә кору үзәкләре ачу;
Җәйге лагерьлар оештыру һәм балаларның Казан җыенын – Сабантуй ясау;
Гасыр абыстае һәм Ел остазбикәсе конкурсын үткәрү;
Хатын-кызларның бөтен Россия “Мөслимә” иҗтимагый оешмасын теркәү һәм төбәкләрдә бүлекләрен ачу;
Бубыйлар фондын булдыру.