Татар оешмалары Мостафа Җәмилевне Нобель бүләгенә тәкъдим итә

Татар оешмалары кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилевне Нобель Тынычлык бүләгенә тәкъдим итәргә дигән...

БӘЙЛЕ
2014 Апр 25

"Татар оешмалары Украина хөкүмәтенә, халыкара мәхкәмә әгъзаларына, профессорларга, ректорларга, Тынычлык бүләгенә ияләргә һәм элек Нобель бүләге бирү комитетында эшләгәннәргә Мостафа Җәмилевне Нобель Тынычлык бүләгенә намзәт итеп күрсәтергә чакырып мөрәҗәгать итә.

Без үз ягыбыздан, Нобель комитетына бу легендар шәхескә һәм кырымтатар халкы лидерына игътибар итүне үтенеп сорыйбыз. Берсүзсез, Җәмилев бу югары бүләккә иң лаекларның берсе. Ярты гасырдан артык ул кеше хокуклары, гомум кешелек кыйммәтләре өчен бирешмәс, демократик үсеш юлын гына танучы көрәшче булды.

Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә кырымтатарлар Украина җәмгыятенең аерылгысыз бер өлешенә һәм сәяси милләткә әйләнде. Кырымтатарлар Кырымның җирле халкы буларак, хәзерге Украинаның дәүләти-сәяси төзелешендә актив катнаша", диелә әлеге мөрәҗәгатьтә һәм аңа украиннар, казан, кырымтатарлар да теләктәшлек күрсәтер диелә.

Мөрәҗәгатьне 21 милләтпәрвәр һәм оешма җитәкчесе имзалаган. Алар арасында Татарстанның "Аксакаллар шурасы" рәисе Раиф Галиев, Татар халкының милли мәҗлесе рәисәсе Фәүзия Бәйрәмова, Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарипов, "Мөслимә" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Әлмира Әдиятуллина, "Азатлык" татар яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллин да бар.

Татар милли оешмалары җитәкчеләре, милләтпәрвәрләр арасында Азатлыкка Мостафа Җәмилевнең эшчәнлеген югары бәяләп, аны бөтен татар халкының лидеры булырдай шәхес дип белдерүчеләр дә булган иде.

"Безнең гәҗит" нәшире Илфат Фәйзрахманов, Җәмилев кырымтатарларның гына түгел, ә Русиядәге бөтен татарларның да милли мәнфәгатьләрен кайгыртуны үз өстенә алса, ул аны җиренә җиткереп башкарып чыгар иде, диде.

Бәйрәмова фикеренчә, Җәмилев кырымтатарларның, бөтен Кырымның һәм Украинаның дөнья күләмендә бәйсезлек өчен көрәшә торган лидерына әйләнеп бара.

Нәбиуллин Мостафа Җәмилевне бөтен татар халкының лидеры булырдай дөньякүләм абруйга ия шәхес дип атый.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе