Коръән укып башланган мәҗлестә мөфти вазифаларын үтәүче Камил хәзрәт студентларны үзенең урынбасарлары белән таныштыргач, 17 апрельдәге корылтайда сайланса, башкарасы эш планнарына күчте. Диния нәзарәте мәгариф өлкәсендәге гамәлләргә зур әһәмият бирәчәк. Аерым алганда, бөек галимнәрнең 20ләп хезмәте нәшер ителәчәк. Бүгенге көндә 7 китап басылып та килә икән инде. Камил хәзрәтнең сөйләвенчә, Рөстәм хәзрәт Нургалиев Сүриядән Шиһабетдин Мәрҗанинең гарәпчә китабын алып кайткан һәм алар аны нәшер итергә уйлыйлар. "Бу китапны тәрҗемә кылуы кыен, шуңа аны гарәпчә бастырабыз. Безгә бу китапны үзебездә саклап калуы мөһим. Аны киләсе елның февральаенда Мисырда узачак Халыкара китаплар ярминкәсенә куярга ниятлибез”,-диде мөфти вазифаларын үтәүче Камил хәзрәт. Аннары ул татар галиме Мөхәммәд Морад әл-Казани турында мәгълүмат ирештерде. Бу шәхес башта Казандагы Мәрҗани исемендәге мәдрәсәдә белем алгач, Ташкентка һәм Бохарага юл ала, анда да гыйлем туплавын дәвам итә. Мөхәммәд әл-Казани шулкадәрле дини белемгә ия була ки, соңрак Мәккәгә килеп, шәех дәрәҗәсе алуга ирешә һәм гарәпләрнең остазына әйләнә. Аның да китапларын дөньяга чыгару мөмкинлеге ачыла. Камил хәзрәт әйтүенчә, бу һәм башка галимнәрнең хезмәтләрен "Онлайн Библиотека” сайтында укырга һәм өйрәнергә мөмкин булачак.
Камил хәзрәт бер кешенең: "Сез, хәнәфиләр, намазны дөрес укымыйсыз, чөнки сөннәт намазыннан соң зикер кыласыз. Фарыз намазыннан соң зикер кылырга кирәк”,-дигән сүзләренә җавап бирде. "Анысы дөрес, имам Бохариның җыентыгында фарыз намазыннан соң зикер кылырга кирәк дигән хәдис бар һәм без аны кабул итәбез. Ләкин без бу хакта тагын бер хәдиснең дә барлыгын беләбез. Имам Мөслим җыентыгының 592 нче хәдисендә Гайшә анабыз Пәйгамбәрнең сөннәт намазыннан соң зикер кылуы, ягъни тәсбих догасы кылуы хакында әйтә. Болар икесе дә сахих хәдисләр. Алар һич тә бер-берсенә каршы килмиләр. Алай гына да түгел, без аларны берләштерәбез. Без беренче хәдисне иртәнге һәм икенде намазлары вакытында үтибез, чөнки алар фарыз намазлары белән төгәлләнә. Ә башка намазлар сөннәт намазлары белән тәмамланга күрә, икенче хәдисне кулланабыз”,-диде Камил хәзрәт.
Кичәге мәҗлестә аеруча хатын-кызлар актив булды. Гүзәл затлар Диния нәзарәте вәкилләренә күп сораулар бирделәр. Хиҗабка кагылышлы сөальгә Иҗтимагый палата әгъзасы Рөстәм хәзрәт Батров Татарстан мәктәпләрендә мондый проблема булмас, Аллаһы боерса дигән фикерен ирештерде. Ә РИУ ректоры Рәфыйк хаҗи Мәхәммәтшин кайбер чит төбәкләрдә инде мәктәп балалары яланбаш йөрергә тиеш дигән карарның кабул ителүен шундый куркынычның булуы белән бәйләп аңлатты.
Кыскасы шул: бу очрашу вакытында студентлар үзләренә күп кенә мәгълүмат алдылар, Камил хәзрәтнең эш-планнары белән таныштылар.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре