Тарихчы Тәэминә Биктимерова "Ярдәм" мәчетендә чыгыш ясады

Казандагы "Ярдәм" мәчетенә танылган тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты фәнни хезмәткәре Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова килде...

БӘЙЛЕ
2014 Окт 31

Казандагы «Ярдәм» мәчетенә танылган тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты фәнни хезмәткәре Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова килде һәм биредә дини белем алучы күрмәүчеләр алдында чыгыш ясады.

Тәэминә ханым татар хатын-кызлары мәгарифе тарихы буенча белгеч санала. Аның татар хатын-кызларының мәгърифәт эшендә катнашуларына багышланган берничә монографиясе, бу темага язылган күп санлы мәкаләләре бар.

Тәэминә Биктимерова “Ярдәм” күрмәүчеләре үзәге шәкертләренә һәм мәчет мәхәлләсе халкына танылган татар хатын-кызлары, аларның татар милләте тарихында калдырган эзе турында сөйләде.

Шунысы да мөһим: мәчет һәм тернәкләндерү үзәге эшендә бүгенге көндә хатын-кызлар һәм яшьләр дә катнаша. Яшьләрне мөһим эш белән шөгыльләндерү республикабыз өчен зур әһәмияткә ия.

“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе