Тарихчы галим Әкъдәс Нигъмәт Куратның туган нигезе туфрагын оныклары Төркиягә алып китте

Чирмешән районы Бәркәтә авылында туып, Төркиядә яшәгән мәшһүр тарихчы галим Әкъдәс Нигъмәт Куратның ватанына оныклары кайтып китте.

БӘЙЛЕ
2014 Окт 10

Чирмешән районы Бәркәтә авылында туып, Төркиядә яшәгән мәшһүр тарихчы галим Әкъдәс Нигъмәт Куратның ватанына аның оныклары кайтып китте. Бабалары, әтиләре кабере өстенә салыначак туган нигез туфрагы белән мәтрүшкә, каен яфрагы, бөтнек алганнар.

Каан әфәнде белән Идел ханым якыннарының кабере өстендә үсүче чәчәкләргә Шушма елгасы суын сибәчәк, каберенә аның туган нигез туфрагын салачак.

Чирмешән район мемориаль үзәге фонды Әкъдәс Нигъмәт Курат тормышына, эшчәнлегенә кагылышлы яңа документлар белән тулыланачак. Галимнең оныклары аларны һәм Куратның русчага тәрҗемә ителгән тарихи хезмәтен – китабын да җирле тарихчыларыбызга бүләк итеп калдырды, дип яза районның “Безнең Чирмешән” басмасы.

Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе