"Төрек һава юллары" ширкәте Кырымга очышларын туктатты

Халыкара авиация оешмасы керткән чикләүләр нигезендә, "Төрек һава юллары" ширкәте 17 июньгә...

БӘЙЛЕ
2014 Апр 01

Халыкара авиация оешмасы керткән чикләүләр нигезендә, "Төрек һава юллары" ширкәте 17 июньгә кадәр Төркиядән Кырымга барлык очышларын туктатты. Кырымга очышлар оештырган Төркиянең AtlasJet ширкәте очышларны 9 апрельгә кадәр туктатып торуы турында белдерде.

Украина халыкара һава юллары Кырымга 29 апрельгә кадәр очмый. Акмәчеткә бүгенге көндә Русия ширкәтләре очкычларында гына барып җитеп була.

Халыкара очышларны туктату Акмәчет һава аланының статусы билгеле булмау һәм Халыкара авиация оешмасының чикләүләр кертүенә бәйле. Оешма кагыйдәләре нигезендә халыкара дәрәҗәдә танылмаган төбәкләргә халыкара очышлар була алмый дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе