Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге ТҖ МДН делегациясе Чиләбе өлкәсе, Троицк шәһәрендә “Зәйнулла Рәсүлев укулары: ислам Россия тарихында һәм бүгенге заманда” дип аталган Россиякүләм фәнни-гамәли конференция кысаларында, Зәйнулла Рәсүлев каберен зиярәт кылды.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Изге Коръән аятләрен укыды, ә Россия Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин Аллаһ Тәгаләгә дога кылды. Әлеге чарада шулай ук Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Добровский да катнашты. Кунакларның һәммәсе дә Зәйнулла Рәсүлевнең Россия мөселманнары тормышына зур өлеш кертүен билгеләде һәм мәрхүмнең рухына багышлап дога кылды. Соңыннан ТҖ МДН делегациясе Троицкида Зәйнулла Рәсүлев исемен йөрткән мәчеттә булды һәм биредәге дини эшчәнлек белән танышты, мәхәллә халкы белән аралашты.
Искәртәбез, бу көннәрдә Чиләбе өлкәсе, Троицк шәһәрендә “Зәйнулла Рәсүлев укулары: ислам Россия тарихында һәм бүгенге заманда” дип аталган Россиякүләм фәнни-гамәли конференция булып үтте. Чара Мәскәү, Чиләбе, Башкортстан, Казахстан һәм Татарстаннан күп сандагы дин әһелләрен, тарихны өйрәнүчеләрне җыйды дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!