СПОРТ ТӨРЛЕ ДИН ВӘКИЛЛӘРЕН БЕРЛӘШТЕРӘ

4 февральдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан Епархиясе Тынычлык бистәсендәге ТР Эчке эшләр министрлыгы спорт базасында футбол уенын уздырдылар.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 05

4 февральдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан Епархиясе Тынычлык бистәсендәге ТР Эчке эшләр министрлыгы спорт базасында футбол уенын уздырдылар.

Уен башланганчы җирәбә салынды. Җирәбә салу нәтҗәсендә ике команда: «Дружба» һәм «Дуслык» оешты. Шулай итеп, бер командага православлар да, мөселманнар да керде. ФИФА хөкемдары Рафаэль Ильясов судья булды.

Матчта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты һәм көндәшләре капкасына бер туп кертте. Уен нәтиҗәсе: «Дружба» – «Дуслык»: 7:2.

"Уен бик дустанә шартларда узды. Башкача була да алмый, чөнки православие вәкилләре белән күптәннән тату мөнәсәбәттә яшибез. Команда уеннары бу мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыта. Шуңа күрә, якын киләчәктә, шәһәрнең тагын берәр спорт мәйданында очрашырбыз, дип уйлыйм", - диде Татарстан мөфтие матчтан соң. Шулай ук Камил хәзрәт мөселманнарның хоккей командасы барлыгын әйтеп, православларны хоккей уйнарга чакырды.

Протоиерей Алексей Чубаков, үз чиратында, матчны оештыручыларның һәркайсына рәхмәтен белдерде. “Мин үземнең мәктәп елларын, футболның ни икәнен искә төшердем. Бу уен төрле кешеләрне берләштерә. Шуңа күрә бүген православлар алдында да, мөселманнар өчен дә мөһим булган сорауларга җавапларны спорт мәйданында табу бик тә мөмкин”, -диде ул.

Уенны тамаша кылырга шактый халык җыелган иде. Алар арасында Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Марат Кабаев та бар иде.

Билгеле булганча, төрле дин вәкилләре арасында уртак чаралар уздыру күркәм бер гадәткә кереп бара. Әйтик, 4 февральдә, Чистай район үзәк китапханәсенә, мөселман һәм православие мәхәлләләре китапханәләренә дини китаплар тапшыру тантанасы булды дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе