Сиренәнең әтисе Исмәгыйль хәзрәтнең балаларга васыяте

Хөрмәтле балаларым!
Мин сезгә васыять язам. Шул васыятем буенча яшәсәгез...

БӘЙЛЕ
2014 Мар 31

Хөрмәтле балаларым!

Мин сезгә васыять язам. Шул васыятем буенча яшәсәгез, иншә Аллаһ, ялгышмассыз.

 Балаларым һәм барлык туганнарым! Мин хәзер картайдым инде. Әҗәл вакыты билгеле түгел, билгеле булмаса да, мин Алладан сорыйм сездән алда дөньядан китүемне. Шуның өчен дә сезгә беркадәр сүзләр язып куям, әүвәл Аллаһыны бер диеп. Моны бервакытта да исегездән чыгармагыз.

Икенчесе, гамәл кылган Пәйгамбәрне хак дип белегез. Шулай булсагыз гына теләгегезгә ирешерсез.

Дөньяда беркем дә мәңге яшәми, Аллаһы Тәгалә беркемнең дә гамәленә мохтаҗ түгел. Яхшы булсак та үзебез өчен, начарлыкка да җәзасы үзебезгәдер.

И балалар, и туганнар! Берегезнең дә исемен әйтмәем. Барчагызга шуны әйтәм: үзегездән кечеләрнең килешмәгән эшләренә нык күзәтчелек итегез. Шулай, балалар, Аллаһы риза булмаган эшләрдән бөтен көчегез белән сакланыгыз. Коръән кушканча яшәгез, чөнки безнең мәңгелек бәхетебез Коръән бит. Ягъни Коръән юлы гына безнең тугры юлыбыз. Коръәнгә ышанмаучыларга бик нык куркыныч.

Их, балалар! Гомерләр бик тиз үтә икән, гомернең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы, ә күңелнең гөрләп үскән ямь-яшел яфрак кебек вакыты бар иде. Үтте шул яшьлек заманым, каймас инде ул мәңгегә. Тик сөйләнә телләремдә урнашкан кальбемдә.

Юк, кире кайтмый ул, балалар. Атнакичләрдә, җомга көннәрендә безне искә алып, аз булса да, Коръән укытырга тырышыгыз. Шул рәвешле, үзегезнең балаларыгызга да Аллаһының барлыгын, берлеген белдерергә тырышыгыз.

Кыямәт көнендә дәгъвалы булмасыннар, өстегездән бурычны төшерегез, бала балигъ булганчы аңлатсагыз, өстән бурыч төшәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с. г. в.) шулай дигән.

Дөньядан югалганың соңында яхшылык белән исемең, йә яхшы балаң, йә адәм файдаланырлык эшең калсын, дигән Пәйгамбәребез. Адәмнең кыямәткәчә барачак гамәлләре шулардыр. Тагын бик зур үтенечем шулдыр: җеназа намазыннан башка куя күрмәгез, мөмкин булса, гүр сәдакасы бирерсез. Шулай ук җомга һәм гает көннәрендә безне искә төшереп, сәдака бирегез, Коръән укып, дога кылырга тырышыгыз.

Дөньядан киткәч, алдан җыеп калдырган малның бер төрле дә ярдәме тими, шуның өчен дә мәетләргә дога гына кирәк.

Фани дөньяда вакытта бер җирдән күчтәнәч килсә, адәм баласы шуны ярата. Шуның кебек дога барса, мәетләр дә шатлана. Шулай балалар, дөньяда вакытта ни генә эшләсәң дә булдырып була. Тар гына кабергә куеп, балчык өеп киткәннең соңында эшебез бик куркыныч бит: Аллаһ хозурында җавап бирәсебез бар.

Дөньядагы кебек, килешмәгән эшләрне кире кайтып төзәтеп булмый. Бу - мөмкин түгел! Шуңа күрә аларны фани дөньяда төзәтәтергә тырышыйк.

Дөнья — ахирәтнең игенедер. Дөньялыкта азык әзерләмәсәң, ахирәттә ачыгырсың. Шулай ук һәр эшегезне Аллаһыга тапшырып башкарыгыз. Хак Тәгалә Үзенә багышлап эшләгән гамәлне һич вакытта артта калдырмас. Үзегезне зур күреп йөрмәгез, бер төрле җан иясен дә гаепләмәгез. Һәрбер гаептән пакь булучы Раббыбыз Үзе генәдер. Авырлыклар килсә, кешедән күрмәгез, һәр авырлык һәм тарлык үзебезнең начарлык сәбәбеннән киләдер. Аллаһы Тәгалә һичкемне гаепсез җәзаламый. Шулай ук Аллаһының тәкъдиренә ышаныгыз. Әүвәл Аллаһының барлыгына, берлегенә чын күңелдән ышанырга; икенче, фәрештәләрнең барлыгына; өченче, Хак Тәгалә китапларына; дүртенче, Аллаһының күндерелмеш рәсүлләренә; бишенче, ахирәт көне булачагына; алтынчы, тәкъдирнең яхшысы да, яманы да Раббыбыздан дип белмәк; җиденче, үлгәннән соң, кабердән кубарылуга ышану кирәк. Шушы 7 төрле шартка ышанмаган кеше хак мөэмин дип саналмый.

Их, балалар! Мин бит үзем өчен дә, шулай ук сезнең өчен дә бик куркамын. Ник дигәндә, балаларга дини тәрбия бирү ата-аналар өстендә зур бурыч булып тора.

Бала балигъ булганчы, ата-ана аны дингә өйрәтсә, аларның өстеннән бурыч төшәр. Ә инде өйрәтеп калдырмасалар, бала өчен дә ата-ана газап кылыныр. Аллаһы Үзе сакласын инде, балалар.

Минем Коръәнем, башка төрле китапларым, дәфтәрләрем бар. Сез аларны кадерсез итмәгез, үзегез укый алмасагыз, укый торган кешегә булса да бирегез. И, Аллам, балаларымны һәм туганнарымны, үземне дә дөнья, ахирәт хурлыкларына төшермә!

Балаларым, мине озатырга килүчеләр булса, аларга йомшак кына итеп әйтерсез: алар мөмкин булган кадәр “Ләә-иләһә илләллаһ”ны күп укысыннар. Мәет өчен күп дөнья сүзе файдалы булмас. Мөмкин булса, каберемә билге куярсыз. Мин дөньяга мәңгегә килмәгән, бер аерылыр көн килер. Шул вакытта мине искә алып, дога кылырсыз.

Балалар, минем бу дәфтәремне теләсә кая ташламагыз, үзегез дә шулай картайганчы саклагыз.

Менә сезгә тагын бер үтенеч: ислам динендә өстегезгә йөкләтелгән бурычларны, ягъни намаз, ураза кебек гамәлләрне үтәргә тырышыгыз. Ислам дине кушкан гамәлләр авыр түгел, ләкин теләк кирәк. Теләгең булса, үтәргә мөмкин. Хушыгыз.

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе