Швеция - Европада Фәләстин дәүләтен таныган илләрнең беренчесе

Швеция тышкы эшлщр министры Марго Вальстрем моны фәләстиннәрнең үзбилгеләнүгә хокукын раслаучы җитди дәлил, дип атады.

БӘЙЛЕ
2014 Окт 30

Швеция тышкы эшләр министры Марго Вальстрем моны фәләстиннәрнең үзбилгеләнүгә хокукын раслаучы җитди дәлил дип атады.

Фәләстин дәүләтен танырга җыенуы турында Швеция ай башында белдергән иде. Израил моны “ашыгыч” адым дип бәяләп тәнкыйтькә тотты. Израил фикеренчә, бу фәләстин-израил низагын җайга салуга зыян китерәчәк.

Швеция Фәләстин дәүләтен таныган Европа илләре арасында беренчесе булды.

13 октябрь көнне Бөекбритания парламентында бу мәсьәләгә бәйле сөйләшү булды. Депутатлары Фәләстин дәүләтчелеген таныган резолюция өчен тавыш бирде. Әлеге резолюция британ хөкүмәтен бернигә дә мәҗбүр итми, ә бары тик тәкъдим рәвешен генә йөртә.

Фәләстиннәр Израил басып алган Көнчыгыш ярда һәм шулай ук Израил блокта тоткан Көнчыгыш Иерусалимдагы һәм Газзә сызыгындагы җирләргә дәүләт статусы бирелүен тели дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе