Шагыйрә Лилия Газизова Европада уздырылган шигърият фестивалендә лауреат булды

Шагыйрә Лилия Газизова Бельгия һәм Франциядә уздырылган “Эмлира“ (“Эмигрантская лира”) Бөтендөнья VII шигърият фестивалендә катнашкан һәм “Шигърият һәм эчке эмиграция” номинациясендә эссе буенча 3 нче урынны яулаган.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 03

Шагыйрә Лилия Газизова Бельгия һәм Франциядә уздырылган “Эмлира“ (“Эмигрантская лира”) Бөтендөнья VII шигърият фестивалендә катнашкан һәм “Шигърият һәм эчке эмиграция” номинациясендә эссе буенча 3 нче урынны яулаган. Аңа лауреат дипломын, бронзадан эшләнгән Пис сынын шагыйрь һәм фестивальне оештыручы Александр Мельник (Бельгия) тапшырган.

Бу фестиваль рус телендә иҗат итүче барлык шагыйрьләрне дә берләштерә һәм Европаның 3 каласында: Брюссель, Льеж, Парижда уздырыла. Быелгы чарада Бөекбритания, Америка, Австралия, Германия, Швейцария, Израиль, Франция, Бельгия, Яңа Зеландия, Финляндия, Грузия, Эстония, Украина, Беларусьтан катнашучылар булган. Фестиваль Брюссельдәге Россия мәдәният үзәгендә ачылган һәм конкурсның төп чаралары да шунда уздырылган.

Фестивальнең соңгы көнендә шагыйрьләр Парижда чыгыш ясаган, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе