Сайлаучыларның 94,53 проценты, ягъни 2 миллионнан күбрәге, тавышын Рөстәм Миңнеханов өчен биргән

Тавыш бирү кичә сәгать 20.00дә тәмамланса да, сайлау комиссияләре эшләрен дәвам итә.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 14

Тавыш бирү кичә сәгать 20.00дә тәмамланса да, сайлау комиссияләре эшләрен дәвам итә. Кичә 23.00дән башлап, алар беркетмәләрне тикшерү, эшкәртү эше белән мәшгуль.

Бүген иртәнге 7гә булган мәгълүматларга караганда, беркетмәләрнең 96,65 проценты эшкәртелгән. Сайлаучыларның 84, 88 проценты үз тавышын биргән. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов өчен республика буенча 2 млн 160 мең 611 тавыш бирелгән - бу сайлаучыларның 94, 53 процентын тәшкил итә.

Шул хакта бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексы базасындагы Бердәм мәгълүмат үзәгендә үткәрелгән брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Хафиз Миргалимов җәмгысе 57 мең 797 тавыш (2,53 процент) җыйган, Раушания Билгильдиева – 36 мең 959 (1,62 процент), Руслан Йосыпов – 18 мең 282 (0,80 процент).

“Әлегә 100 сайлау комиссиясендә бюллетеньнәрне эшкәртү дәвам итә, 1-1,5 сәгать эчендә тавышларны санау эше төгәлләнер дип уйлыйм”, – диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе