Сабадан мөәзин Мөдәррис Гыймранов – азан әйтүчеләр конкурсында Гран-при иясе

Казанның "Әл-Мәрҗани" Җәмигъ мәчетендә азан әйтүчеләрнең республика конкурсы үтте.

БӘЙЛЕ
2014 Апр 30

Казанның "Әл-Мәрҗани" Җәмигъ мәчетендә азан әйтүчеләрнең республика конкурсы үтте. Чарада республикабызның төрле мәчет-мәхәлләләре, мәдрәсәләреннән 3 төрле яшь аермасында: 10-15, 15-20 һәм 20 яшьтән өлкән 50 дән артык шәкерт, мөәзин чыгыш ясады.

Казан мөхтәсибәте оештырган чараның максаты – яшь мөселманнары Әбү Хәнифә мәзһәбе нигезендә тәрбияләү, шәкертләрне һәм мөәзиннәрне намазга чакыру догасын дөрес, сәнгатьле итеп, күңелдән укырга, аны ишеткәч, мөселманнар мәчеткә ашыгырлык итеп әйтергә тиешләр.

Жюри рәисе, Казанның имам- мөхтәсибе, "Әл-Мәрҗани" мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин ассызыклаганча, мондый гаммәви чаралар уздыру яшьләрне ислам кануннары нигезендә яшәргә һәм үз халкыңның гасырлардан килгән гореф-гадәтләрен өйрәнергә, сакларга өйрәтә. “Үзеңнең яшьтәшеңнең матур итеп азан әйткәнен яисә сүрәләр укыганын күреп, яшь буын да Коръән белән тирәнрәк кызыксына башлый, димәк, ул урамның начар йогынтысын читләтеп уза алачак”, - ди хәзрәт. Моннан тыш, ул азанны мәкам белән иң яңгырашлы итеп әйтүчене Казанның бер мәчетенә эшкә урнаштыру мөмкин булуын дә бәян кылды.

Жюри әгъзалары –Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин, Ислам дине кабул ителүнең 1000 еллык исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс Җиһаншин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов та азан әйтүчеләр конкурсын инде күптәннән үткәрү зарурлыгын һәм аны Бөтенроссия күләмендә дә оештыру кирәклеген билгеләп үттеләр.

Конкурста иң ачык, яңгырашлы азан әйтүче булып Сабадан Мөдәррис Гыймранов танылды һәм ул Гран-прига ия булды. Ул шулай ук 20 яшьтән өлкәннәр арасында да җиңүче. Нурлаттан Абдулла Мортазин –икенче урында, Казаннан Әдәб Абайдуллин өченче урынга лаек булды. 15-20 яшьлекләр арасында Казанның “Ярдәм” мәчетеннән Марсель Ибраһимов беренчелекне яулады. Түбән Камадан Хәлил Хәбибрахманов исә өченче урында.

15 яшькә кадәргеләр – иң актив чыгыш ясаучылар булгандыр. Әйтик, башкаланың "Билал" мәчетеннән Ильяс Халкин –“алтын”, Россия Ислам институтыннан Камрон Абдарашитов – “көмеш” һәм Гадел Евдокимов “бронза” призер. Шунысы үзенчәлекле: иң яшь азан әйтүче Илгиз Бигиевка - 6, ә иң өлкән Сәлим Кадыйровка - 62 яшь. Азан әйтүчеләрнең республика конкурсында чыгыш ясаган барлык катнашучыларга да Казан мөхтәсибәтенең тәбрикнамәләре һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе