Сәйдәш моңнарын кабат яңгыратуга мохтаҗ без

Быел да без, 5-6 автобус тулган милләттәшләребез белән берлектә, Сәйдәшстанга – Кызыл Байрак авылына юл алдык.

БӘЙЛЕ
2014 Авг 11

Быел да без, 5-6 автобус тулган милләттәшләребез белән берлектә, Сәйдәшстанга – Кызыл Байрак авылына юл алдык. Мондагы мәйдан Казан сөлгеләре белән бизәлгән иде.

Анда якын тирә-як авыллардан килгән милләттәшләребез дә күп иде. Могътәбәр моң иясе, талантлы композитов Салих Сәйдәшев хакында аңлаткан стендлар да шактый эленгән. Халык айкалып-чайкалып тора.

Г. Камал исемендәге Татар халык академиясе театры вәкилләре бәйрәм уңышлы чыксын өчен бөтен көчен куйган. Биредә театр әһелләре күп иде. Илдус Әхмәтҗанов, Гөлнара Мурзиева, Гөлшат Имамиева, Зөһрә Сәхәбиева, тагын бихисап моң ияләре һәр күңелне иркәләде, назлады.

Бу көндезге тантананы, татар халкының моң иясе С. Сәйдәшевне искә алуны бик күңелле оештырганнар иде. Әлеге бәйрәмне хөрмәтле шәхесебез Идрис Газиев алып барды. Үзе дә атаклы җырларын башкарды.

Әлеге чараны үткәрүдә Югары Ослан районы җитәкчелегенә олы рәхмәт сүзләре яңгырады. Сәхнәдән С. Сәйдәшевнең нәселен дәвам итүче Рөстәм Әхмәревнең авазын да ишеттек. Болардан Сәйдәш иҗатына игътибарны яңадан башларга кирәклеге, зарурлыгы аңлашылды.

Шунысы эчне пошыра, уйландыра, кимсендерә: үсеп килүче балаларыбыз Сәйдәшне белми бит, җәмәгать. Ни аяныч!
Искә алу кичәсендә язучылар, зыялыларыбызның булмавы да яхшыга эшләмидер, дип уйлыйм.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе