Россия мөселман яшьләре берлегенең Мәскәү бүлеге ачылды

Кичә, ягъни 10 апрельдә Татарстан мөфтие Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында, Россия мөселман...

БӘЙЛЕ
2014 Апр 11
Кичә, ягъни 10 апрельдә Татарстан мөфтие Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысаларында, Россия мөселман яшьләре берлегенең Мәскәүдә бүлеге ачылу тантанасында катнашты. Яңа бүлек Мәскәү яшьләре активисты Рәмис Якупов җитәкчелегендә эшләячәк.

Тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Мәскәү һәм Мәскәү төбәге мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, чакырылган кунаклар, мөселман яшьләре катнашты.

Россия мөселман яшьләре берлеге җитәкчесе Марсель Сабиров анда Рәмис Якупов белән хезмәттәшлек турында сөйләште һәм төрле өлкәләргә кагылышлы эш планнарын билгеләде. Бүлек мөселман яшьләренең белемен күтәрү, төрле конференцияләр уздыру һәм берлеккә мөселманнарны җәлеп итеп, бердәм булып өммәтебезгә хезмәт итүне оештыру белән шөгыльләнер дип көтелә, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте сайты.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе