Дәгъва белдерүче үзенең нәрсә таләп итүенә төгәллек кертте. Ул җавап тотучыдан ресторанның ризыкларын саклау шартлары, аларның әзерләнгән урыны, вакыты, тартмаларга тутыру, аннан алу, ул азыкларның теге яки бу авыру вакытында кулланырга ярамавы турында мәгълүмат бирүне сорый.
Элек Р. Фәйзуллинның мәхкәмәдәге мәнфәгатьләрен "Социум» дигән иҗтимагый оешма юристлары яклавы хакында хәбәр ителгән иде. Бу оешманың рәисе Тимур Әсхәдуллинның сүзләренчә, дәгъва белдерүче Рамазан ае алдыннан Дәрвишләр бистәсендәге ресторанга кергән. Анда гамбургер сатып алганнан соң, ул әлеге ризыктагы итнең шәригать тарафыннан рөхсәт ителгәнме, юкмы икәнлеге белән кызыксына башлаган.
"Биредә сүз итнең хәләлме, түгелме икәнлеге турында гына бармый. Дәгъва белдерүчене ризыкның составы да кызыксындыра. Ягъни анда химик өстәмәләр, ГМО һәм башкалар бармы? Тик берәү дә аңа аңлаешлы җавап бирмәгән”,-дип билгеләп узды Т. Әсхәдуллин.
Аннары Равил Фәйзуллин бу компаниянең Мәскәүдәге баш офисына сорау юллый. Әмма анда да үзен канәгатьләндерә торган җавап алуга ирешми. Октябрь аенда ул Казанның Совет районы судына үзенең дәгъвасын китереп бирә. Беренче утырышта "Макдональдс» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнең мәнфәгатьләрен тиз туклану рестораннары челтәре адвокаты Олег Улымов яклый. Адвокатның сүзләренчә, ул дәгъва белдерүченең судта үзенең катнашуын теләр иде. Ул әлеге бәхәсне тыныч юл белән хәл ителүе яклы. Шуңа күрә ризыкларның составы язылган документларны да алып килгән.
Сүз уңаеннан, Равил Фәйзуллин ресторанның ризыклары хәләллеге мәсьәләсе белән кызыксынучы бердәнбер кеше түгел. Быелның 28 маенда Татарстан Хөкүмәте Йортында "Макдональдс»ның Россиядәге президенты Хәмзәт Хазбулатов белән очрашуы вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу мәсьәлә белән кызыксынды. Биредә 2013 елдагы Универсиадада катнашучыларны тукландыру мәсьәләсе тикшерелде. Хәмзәт Хазбулатов бу очрашуда аларның итләре ислам һәм иудаизм кануннары нигезендә әзерләнүе хакында белдерде. Димәк, ул хәләл, ягъни ашарга яраклы. Бердәнбер минус: чалганда дога укылмый.