Рамазанның соңгы 10 көнен Татарстан мөфтие игътикяфта үткәрә

Рамазанның соңгы 10 көнен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин игътикяфта – мәчеттән чыкмыйча гыйбадәт...

БӘЙЛЕ
2014 Июл 18

Рамазанның соңгы 10 көнен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин игътикяфта – мәчеттән чыкмыйча гыйбадәт кылуда үткәрәчәк. Рамазан аенда Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) дә шулай эшләгән. Мондый гамәл кылу өчен кимендә бер тәүлек кирәк.

Журналистларны җыеп ифтар уздырганда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин быелгы рамазан аенда да шундый нияте булуын белдерде. Догалары белән ул Аллаһы Тәгаләдән илгә-көнгә тынычлык, республика халкына һәм аның җитәкчеләренә карата мәрхәмәтле булуын сорарга ниятләп тора. “Алдагы 3 көнне генә авыррак, чөнки бу дөньядан тулысында “китеп” торасың, дөрес, аннары күнегелә”, - дигән иде хәзрәт ул вакытта.

Искәртеп үтәбез: 28 июль – Ураза гаете, ягъни ураза беткән көн дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе