
Аллаһы Тәгалә Үзенең мәрхәмәтле бәндәләренә генә рәхим-шәфкатьле булыр.
Хәдис
Форумның үтүенә берничә көн вакыт узуга карамастан, күңелдә һаман уйлар өермәсе бөтерелә. Кайбер чыгышларның сүзләре калебтә кабат җанланып, тетрәнеп тә китәсең. Әйе, заманыбызда уйланырлык мәсьәләләр байтак шул.
Менә шулар булганга да Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Президентының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе инде бишенче мәртәбә “Милли тормыш һәм дин” дигән форум үткәрде. Әлеге чарада өч секция эшләде. Алар мондыйлар:
татар гаиләсен саклауда дини йолаларның һәм милли гореф-гадәтләрнең әһәмияте, исламда социаль хезмәт, дөньяви җәмгыятьтә имамның тоткан урыны.
Мин үзем гаилә сакланышы хакында чыгыш ясадым. Әти-әниле гаиләдә - тормыш куанычы, киләчәк буын шатлыгы, нәсел дәвамчылыгының сөенече.
Бәхет дип аталганы куаныч дигән канатлы нәсел дәвамчыларына барып тоташа. Сабый вә сабыялар нинди “алъяпкыч»ка төшәләр бит. Һәм аларны кайсы тарафка юнәлтәләр. Әби-бабасын белдереп, нәниләрне тәрбияләү барлык ата-ана өчен дә изге гамәлме? Бала бәләкәйдән үк әдәп-әхлакка, тәртипкә, хезмәткә өйрәтеләме? Чылбырлар бәйләнешендәге бөгәлҗәләр күгәрмәгәнме? Әти-әниләр үз балаларын милли телгә хөрмәт белән тәрбиялиләрме? Ана телебезнең иң йомшак, иң ягымлы, төрле төсмерләргә иң бае булуын балаларга аңлатабызмы? Ана телендә буыннар бәйләнеше мәсьәләсен аңлату ничек тора?
Җир йөзенә беренче булып Адәм галийәссәләм яратылды. Димәк, тәүге булып ир-ат дөньяга килде. Шунлыктан, без Ата дигән олуг затны зурларга, кадерләргә тиешбез. Әти кешенең абруен күтәрү – хәзер безнең иң мөһим мәсьәләләребезнең берсе. Әтинең дәрәҗәсен күтәрү – гаилә абруен, милли дәрәҗәне күтәрү дигән сүз. Биредә мираси шәҗәрә мәсьәләләре дә истә тотылырга тиеш.
Башка секцияләрдә дә, Пленар утырышларда да әхлак тәрбиясе, шәхси, рухи тәрбия, халык белән эшләү тәҗрибәсе, шәхси үрнәк хакында да сүзләр күп булды.
Бигрәк тә авыллардагы буйдак ир-атларның эчкечелеккә сабышуы үзе олы фаҗига бит. Халкыбыз арасында дуңгыз асрауга, аның итен ашауга каршы аңлау бар. Форумда дуңгыз итендә авыруларның күп булуы хакында да әйтелде. Катнаш никахларның милләт мөнбәрен кимерүе турында да биредә әрнеп сөйләделәр. Йөккә узган хатыннарның хәмергә тотынуын милләтнең бәгърен корытуга тиңләп чыгыш ясаучылар да булды. Бу зәхмәттән ерак булу ассызыкланды. Татар телен укыту мәсьәләсенең мөшкеллеге хакында ачынып сөйләүчеләр дә бар иде.
Газиз татарыбызның яшәү рәвешен илаһи итәсе иде. Дин әһелләре һәр өлкәдә – алгарышның алгы сызыгында һәм күп белгечлеккә ия булырга тиешлекләре дә ассызыкланды.
Кыскасы, бу форум ислам дөньясында алга омтылып яшәү турында сөйләүче бер олуг чара булды. Күп чыгымнар тотып, аны оештырган өчен бөтен Россия мөселманнары, имамнары, татар дин әһелләре Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закировка һәм аның ярдәмчеләренә олуг рәхмәтләрен белдерделәр. Аларга без дә кушылабыз.
Җәмәгать, дөньядагы бөтен татарларның карашы аларның җаны вә рухы булган Казанга - Татарстанга төбәлгән. Әйдәгез, башкалабыз Казанда "Ата - Ватан" исемендәге бакча (парк) булдырыйк һәм аңа юкә агачлары, хуш исле чәчәкләр утыртыйк.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе