
5 июльдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановны "Ярдәм" мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль проектлары белән таныштырды. Бирегә Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов ифтарга килгән иде.
Аерым алганда ул, биредә урнашкан күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәген карады, укучылар белән аралашты. Шулай ук Теләче районындагы ТР МДН патронажында эшләүче балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән сөйләште. Мәгълүм булганча, балалар рамазан дәвамында мәчеттә кунакта.
Рөстәм Миңнехановны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов һәм Рөстәм хәзрәт Хәйруллин озата йөрде. Илдар хәзрәт үзәк эшчәнлеге турында сөйләде, күзләре күрмәүчеләр өчен тудырылган шартларны күрсәтте.
Аннары барча кунаклар ифтарга җыелды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт ифтар вакытында Изге Коръән сүрәләрен укыды һәм туган җиребезгә, халкыбызга иминлек, бәрәкәт сорап дога кылды дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.