
Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасына эш сәфәре барышында, Дәһли шәһәрендәге Джама мәчете имам хатибы, Һиндстан мөселманнары лидеры Әхмәт Бохари белән очрашты.
Очрашу Татарстан-Һиндстан эшлекле форумы тәмамлангач, Taj Palace (Дәһли) кунакханәсендә узды.
Рөстәм Миңнеханов Бохари әфәндене сәламләп, Татарстан Республикасында һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче татарлар турында кыскача сөйләп узды. Ул шулай ук 922 елда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми рәвештә кабул итүен дә искәртеп үтте.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы территориясендә (Борынгы Болгар шәһәре) урнашкан мөселманнар өчен изге урыннарны саклап калу һәм торгызу буенча эшләр хакында тулырак сөйләде.
Татарстан Президенты Бохари әфәндене танышу сәфәре белән Казанга килергә чакырды. Ул республикада май ахыры - июнь башында ел саен үткәрелүче, икътисади саммит - Kazansummit хакында бәян итте. Аны оештыруда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы катнаша, ул вакытта Татарстан башкаласы Россиянең ислам илләре белән хезмәттәшлегенең икътисади мәйданчыгына әверелә, диде ул.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов үзенең Һиндстанга сәфәре, дәүләт җитәкчеләре һәм эшлекле даирә вәкилләре белән очрашулары хакында сөйләде. Бу сәфәрнең төп максаты - Һиндстан белән мөнәсәбәтләрне активлаштыру, дип ассызыклады ул, чөнки ике якта да хезмәттәшлекне үстерүгә карата кызыксыну күзәтелә.
Үз чиратында, Бохари әфәнде Татарстан турында Россиянең икътисади үсеш кичергән төбәкләренең берсе буларак ишетүен хәбәр итте. Ул Рөстәм Миңнехановны Һиндстан мөселманнары исеменнән сәламләде һәм уңышлы сәфәр теләде. Бохари әфәнде фикеренчә, мондый очрашулар да илләр арасында мөнәсәбәтләрне ныгытуга булыша. Ул Һиндстан белән Татарстан Республикасы мөселманнары арасында мөнәсәбәтләрне үстерергә тәкъдим итте.
Икътисад кына түгел, мәдәни элемтәләр дә мөнәсәбәтләрне ныгытырга булыша, диде ул.
"Без сезнең тарафтан Татарстанга карата зур игътибар тоябыз", - диде очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов.
Чыганак: "Татар-информ"