Русия законы нигезендә, берәр район суды экстремистик дип тапкан әйбер бөтен Русиядә экстремистик дип санала. Картинаны тыюны сорап, судка Чечняның Милли мәсьәлә, матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы шикаять бирде.
"Невинность мусульман" фильмының экстремистик булуы турында Русиянең Генераль прокуратурасы да Мәскәүнең Тверь судына мөрәҗәгать биргән иде. Суд карары 1 октябрьдә чыгарга тиеш иде. Ләкин Чечня активрак булып чыкты.
Шулай ук "вконтакте"дан әлеге картина алынды, Чечняда исә "Невинность мусульман" фильмы урнаштырылган YouTube сайты ябылды. Ин шаккатырганы - "вконтакте" хуҗасы Павел Дуровның исламга каршы төшерелгән картинаның сыйфатсыз, шуңа исламга каршы бюдҗеты яхшы булган фильм төшерергә чакыруы булды.
Кыргызстан мөфтие исламны пычраткан фильмны тыйдырды
"Невинность мусульман" фильмына каршы каршылык чаралары барганда, Кыргызстан мөфтие «Я — ГЕЙ И МУСУЛЬМАНИН» картинасын тыйдырды. Әлеге фильмны «Бир дуйно» кеше хокукларын яклау фестивалендә күрсәтергә тиеш булганнар. Ләкин мөфти мөрәҗәгате белән Бишкәк суды картинаны экстремистик дип тапты. Әлеге фильмда дингә катнашы булмаган геройлар ярдәмендә исламны пычратып күрсәтәләр.
Суд фильмны динара каршылык тудыра, мөселманнарны түбәнсетә дип тапты. Нәтиҗәдә, Кыргызстанда «Я — ГЕЙ И МУСУЛЬМАНИН» фильмын күрсәтү һәм тарату тыела.
Тимер Сәгыйтов