Приморьеда 8 яшьлек кызны үтергән бәндә 24,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде

Приморьеда яшәүче бер бәндә 8 яшьлек баланы үтергән өчен 24,5 елга хөкем ителде, дип хәбәр итте “РИА Новости”.

БӘЙЛЕ
2014 Фев 17
Приморьеда яшәүче бер бәндә 8 яшьлек баланы үтергән өчен 24,5 елга хөкем ителде, дип хәбәр итте "РИА Новости”.

2013 елның 19 февралендә икенче класс укучысы Настя Луцишина мәктәптән чыгып китеп, автобус тукталышына юнәлә. Анда ул әти-әнисе белән очрашырга тиеш була. Әмма ул тукталышка килми. Аннары аның әти-әнисе кызның югалуы турында полициягә хәбәр итә.

Кызның үле гәүдәсе Уссурийскидан 15 чакрымда юлдан якында гына карда табып алына.
 
Тиздән кызны үтерүдә шикләнелгән таксист тоткарлана. Аның сөйләвенчә, мәктәптән өенә кайтып барган кызны күреп ала ул. Таксист песине карарга дип, кызны машинага утырта.

Таксист Настяны шәһәрдән читкә алып чыга, көчләмәкче була. Аннары ул кызга пычак белән берничә тапкыр кадый. Кыз болар нәтиҗәсендә җан тәслим кыла.

Тикшеренүләр вакытында таксистның машинасында һәм фатирында аның бу җинаятькә катнашы булуы хакындагы дәлилләр табыла.

"Мәхкәмә 29 яшьлек Анатолий Трапконы 24,5 елга каты режимлы колониядә утыру масаты белән ирегеннән мәхрүм итте. Шулай ук суд аңа мораль зыянны каплар өчен үлгән кызның гаиләсенә 2 миллион сум акча түләргә хөкем итте”,-диде агентлык хәбәрчесе.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе