Президентыбыз бар һәм киләчәктә дә булыр, иншә Аллаһ!

Әбү Өмәмә әйтүенчә, Аллаһ илчесе: “Аллага иң якыннар – сүзләрен сүлам бирүдән башлаганнар”,-дигән (Әхмәт, Мишкать).

БӘЙЛЕ
2014 Ноя 19
Әбү Өмәмә әйтүенчә, Аллаһ илчесе: “Аллага иң якыннар – сүзләрен сүлам бирүдән башлаганнар”,-дигән (Әхмәт, Мишкать).
Кичә Татар иҗтимагый үзәге “түгәрәк өстәл” утырышы уздырды. Анда Татарстан Республикасының хәле турында сүз барды. Ул авырумы, алай була калса, аны терелтү чарасы бармы?
Диагноз шундый: халкыбыз авыру хәлендә. Милли язмыш нык уйландыра. Декларациябез дә, Конституциябез дә бар, югыйсә. Ирек юлында ныклы адым ясалган иде. Референдум үткәреп, анда җиңеп чыктык. Боларга ирешү өчен биһисап күп чәнечкеле киртәләр узарга туры килде.
Болар хакында үзе дә җан фәрманга тырышып йөрүче, милләтебезнең фидакарь улы Фәндәс Сафиуллин тәфсилләп сөйләде.
Әйе, төп үзәк Татарстанны түбәнәйтүне дәвам итә. Мәгълүмати каршылык хөкем сөрә. Татарстаныбызда Президент атамасын калдыру яисә калдырмау күп каршылыкка этәрә. Россия президенты Владимир Путин әлеге сорауга: “Татарстан халкы үзе хәл итә”,-диде.
Әйтүен әйтте, әмма бу агымга каршы су асты кара шарлавыклары хәрәкәткә килергә маташа. Ә Мәскәү уйлана. Күп тармакларда, иң мөһиме – халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрдә Татарстанның хакыйкый юлы аларның да зиһенен уята.
Бу көннәрдә ишетүебезчә, бездә Президентның булуы, булмавы хакында 2016 елда хәл ителәсе иде.
Әйе, татарлар бар, Татарстаныбыз бар, димәк, Президентыбыз да булырга тиеш. Конституция безнең яклы. Аны бозарга беркемнең дә хакы юк. Дәүләт Думасының төрледән-төрле шовинистларының да, Татарстанга басымчылык кылырга, аны кимсетергә, түбәнәйтергә бернинди хакы юк. Без менә шуны ныклап аңларга һәм аңлатырга тиеш.
Бу хакта милли хәрәкәтнең асыл заты, татар милләтенең хөрмәтле улы Илдус әфәнде Садыйков: “Безнең Конституциябез авырулы. Конституция түгел, аны бозучылар, җәмгыять авыру. Без халыкка ориентир бирергә тиешбез”,-диде.
Галим Дамир Исхаков сүз алып: “Халык аңгырайтылган, битарафка әйләнгән. Әмма халыкның алгы өлеше бар. Безгә Президентлык вазифасын саклап калырга кирәк. Моны без якларга һәм халыкка ныклап аңлатырга тиешбез. Бүгенге көндә ике Конституция дә бозыла”,-дип белдерде. Галим Рафаэль Мөхәммәтдинов та бездәге Президент атамасын яклап һәм саклап калуда телләр мәсьәләсен дә алга сөрергә тиешлегебез хакында сүз кузгалтты.
Милләтпәрвәрләр Гөлфәния Җәләлова, Галишан Нуриәхмәт, Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев һәм башка фидакарьләр Татарстанны, Президентлык вазифасын саклап калу мөһимлеген дәлилләр белән аңлаттылар. Алар бу вазифаны халыкка аңлатуның мөһимлеген, артка чигенергә ярамаганлыгын кат-кат әйттеләр. “Түгәрәк өстәл”не милләтпәрвәр галим Габдуллаҗан Җәләлев алып барды.
Әйе, бу сөйләшүдә сүз иң мөһиме турында – Президентлык атамасын саклап калу хакында иде.
Хәзер без нинди генә хезмәт башкарсак та, эшебез - милләтебез, Татарстаныбызның киләчәге, аның Президенты булу хакыйкатен аңлатудан гыйбарәт. Сүз дә юк, бүгенге көндә халкыбыз битарафланды, битарафлык сыйфатлары өскә калыкты. Җәмәгать, данлы вә шанлы Татарстаныбызның лаеклы уллары һәм кызлары булса идек. Аерылмас юлдашыбыз әхлакый һәм рухи тәрбия булсын. Һәрберебез: “Милләтем өчен мин нәрсә эшли алам?”-дигән сорауны биреп, рухи наданлыктан чыгыйк. Күселәр, йомраннар кебек, үз оябызга гына ризык ташымыйк. Акыл-зиһен һәм илаһи мирасыбызны, әдәп-әхлагыбызны башкаларга да аңлатыйк вә хакыйкый гаделлекне саклап калыйк!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе