Президент Рөстәм Миңнеханов Токиода татарлар белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә сәфәре барышында, кичә Токиода 1938 елда татарлар төзегән...

БӘЙЛЕ
2014 Мар 21
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониягә сәфәре барышында, кичә Токиода 1938 елда татарлар төзегән мәчеттә булды һәм Япониядә яшәүче татарлар белән очрашты. Очрашуга Токио һәм Сан-Франциско татарлары килгән.

Татарстан президенты кая гына барса да шунда яшәүче татарлар белән очрашу гадәтен бу юлы да саклады. Токиода барган Русия-Япония инвестицияләре форумына килгән Рөстәм Миңнеханов 20 март көнне Токио мәчетендә Япония татарлары һәм татарлар тормышы белән кызыксынган японнар белән очрашты.

Бу чарада катнашкан Юто Хишияма сүзләренә караганда, очрашуда 15ләп татар белән бергә татарларны һәм Үзәк Азияне өйрәнүче белгечләр булган. Юто үзе интернетта "Аерылмагыз" җырын тыңлап татар теленә гашыйк булган һәм бер ел эчендә татар телен өйрәнгән япон егете.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе