Наил Нәбиуллинны Истанбулга барганда чиктән чыгармаганнар

Татарстаннан дүрт кеше Истанбулга төрки яшьләр көннәренә барырга тиеш иде, әмма...

БӘЙЛЕ
2012 Дек 18
Татарстаннан дүрт кеше Истанбулга төрки яшьләр көннәренә барырга тиеш иде, әмма "Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллынны чиктән чыгармаганнар.


Наил Нәбиуллин иртәнге сәгать өчләрдә Казан һава аланында багажын биргәч, паспорт контроленә барган, әмма анда аңа җәен мөселманнарны яклап уздырган пикетлар өчен штрафларны түләмәгәнлеген әйткәннәр.

"Мин аны түләгән идем, әмма түләү турындагы мәгълүмат килеп җитмәде дип әйттеләр. Гәрчә минем читкә чыгуга чикләүләр юк дигән кәгазем булса да, мине чыгармадылар. Озак кына тикшерделәр, телефоннан шалтыратып төрле кешеләрне чакырдылар. Әле җибәрмәгәч тә аерым бүлмәгә алып кереп тикшерделәр. Мин моны махсус Төркиягә чыгармас өчен эшләделәр дип саныйм, чөнки без анда Русиядәге төрки халыкларның хәлләрен бәян итмәкче идек. Бу хакта социаль челтәрләрдә дә яздык. Без инде элек тә берничә тапкыр Казандагы Төркия консуллыгы бинасы каршында Русиядәге төрки халыкларның хәленә битараф булмауны таләп итеп пикетлар уздырган идек”, - ди Нәбиуллин.

Ул әлеге корылтайга күптән әзерләнүен, шактый гына чыгымнар тотуын (мисал өчен һава аланына килү өчен генә дә таксига 800 сум киткән) әйтә. Аның кышкы киемнәре дә багажда Төркиягә киткән, чөнки ул Истанбулда кияргә кирәк булмаган әйберләрне тикшерү узганчы ук тапшырган.

Шуңа да карамастан, Наил Татарстаннан төрки яшьләр көннәренә киткән башка вәкилләрнең бу чарада барлык проблемнарны да ачып бирә алуына ышана.

"Бу инде беренче генә очрак түгел. Җәй көне мине татар яшьләре форумына кертмәгәннәр иде, Конгресс корылтае көннәрендә дә полиция алып китте. Минемчә, бу Төркиягә җибәрмәү дә сәяси заказ”, - ди ул.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе