Мостафа Җәмилев очрашудан канәгать калды, дип саный Минтимер Шәймиев

Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мәскәүдә Украинаның Югары Рада депутаты...

БӘЙЛЕ
2014 Мар 13
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Мәскәүдә Украинаның Югары Рада депутаты Мостафа Җәмилев белән Украина һәм Кырымдагы вазгыять турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

1991-2013 елларда кырым татарларының Милли мәҗлесен җитәкләгән Мостафа Җәмилевне кырым татарлары үзләренең милли лидеры дип саный. Бүген ул Мәскәүдә булды. Алдарак Россия Президенты Владимир Путин аның белән телефон аша автономиядә референдум булыр алдыннан Кырымдагы вазгыять турында фикер алышты.

Минтимер Шәймиев сүзләренчә, Мостафа Җәмилев белән әңгәмә бик дустанә төстә узды. "Минем уйлавымча, безнең арада ачык һәм ышанычлы сөйләшү булды. Без бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Ул безнең әңгәмәдән һәм, берсүзсез, Россия Президенты Владимир Владимирович Путин белән фикер алышу мөмкинлегеннән канәгать калды”, - диде Минтимер Шәймиев.

"Референдум игълан ителгән. Референдумда Кырымның күпчелек халкы тавыш бирәчәк, куелган сорауга җавап бирәчәк. Мондый шартларда үз халкың өчен булганны сакларга һәм тагында күбрәк булдырырга кирәк. Хәзерге очракта анык гарантияләр булырга тиеш. Шушы көннәрдә кырым татарларының статусын һәм вәкаләтләрен, хакимият органнарында һәм парламентта вәкиллекләрен киңәйтү турында карар кабул ителде, һәм мин әйтергә тиеш, Мостафа бәй моңа уңай һәм аерым канәгатьләнү белән карый”, - дип белдерде ул.

"Бу аларның туган җирләре, шуңа күрә бу хокукларның тәэмин ителүе бик мөһим, анык гарантияләр кирәк, әгәр кирәк икән алар төп законда беркетелергә һәм дәүләтнең башка законнары тарафыннан якланырга тиеш”, - дип саный Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе