Минтимер Шәймиев кереш сүзендә ассызыклап үткәнчә, Болгар һәм Свияжскида алып барылган масштаблы эшләр барышы күрсәткәнчә, аларны фәнни-тикшеренү эшләре белән ныгыту зарурияте туды. “Безнең тарафтан шушы ике елга планлаштырылган эшләр, фаразланганча күләмле чыгымнар һәм тырышлык аша тормышка ашты, хәтта графиктан берникадәр алда бару да күзәтелә. Без хәзер аягыбызда ышанычлы басып торабыз һәм алга таба атлыйбыз”, - дип белдерде фонд рәисе. “Бездә халыкара экспертлар эшләп китте, чөнки белгәнегезчә, киләсе елда ЮНЕСКО исемлегенә керү өчен тырышабыз. Болгарда һәм Свияжскига сәфәр кылып, экспертлар үз теләкләрен җиткерде һәм алар шактый нигезле дип әйтер идем”, - ди Минтимер Шәймиев. Ул билгеләп үткәнчә, дөньяда тикшеренү институтлары катнашында һәм төрле профильдәге яңа юнәлешләр эшкә җигелеп, кызыклы тикшеренү эшләре алып барылса да, археология, реставрация һәм консервация юнәлешендә бездәгедәй масштаблы эшкә тиңнәр юк.
Минтимер Шәймиев билгеләп үткәнчә, соңгы 2,5 елда Болгарда 3,5 га мәйданда археологик эшләр үткәрелгән. “Алдагы археологик казу эшләрен дә фәнни институтларны эшкә җигеп, нигезле төстә алып бару зарур. Халыкара экспертлар бәяләмәләрен дә исәпкә алып, заманча археологик һәм һәйкәлләрне торгызу эшләре таләпләренә җавап бирерлек итеп эш оештыру мәслихәт. Фәннилек ягыннан безгә ныклап коралланырга кирәк. Бу нисбәттән безгә уку йортларында дәреслекләрдә дә бу тарихи вакыйгалар ничек яктыртылуына игътибар бирү мөһим. Бу проблемалар белән шөгыльләнүче аспирантлар игътибарын да җәлеп итү кирәк”, - дип ассызыклый Дәүләт киңәшчесе.
Аның фикеренчә, Болгарга һәм Свияжскига төркемләп килүче, шулай ук аерым йөрүче туристларга да, фәнни ачышлар фонында һаман да төзәтмәләр кертелүче мәгълүматны аңлаешлы һәм төгәл итеп җиткерү зарур. “Җәйге сезонда бу тарихи мәйданнарга балаларны һәм яшьләрне күбрәк җәлеп итү өчен уңайлы шартлар тудыру хакында уйларга кирәк. Бу гади түгел, шул ук вакытта артык катлаулылыгы да сизелми. Барысы да безнең кышкы чорны ничек тә күздән югалтмыйча, уку елы азагына кадәр эчтәлекле эш алып баруга бәйле”, - дип, Минтимер Шәймиев балалар һәм яшьләрнең кызыксынуын көчәйтү буенча эшне җаваплы министрлыкларга йөкләде. Ул искәртеп үткәнчә, археологик казу эшләре барышында Алтын Урда чоры эшләнмәләре генә түгел, ә аңа кадәрге чорда да борынгы Болгарның нинди булуын дәлилләүче предметлар табыла. “Без табылдыкларны табабыз, өйрәнәбез һәм кире күмеп куябыз”, - дип, Минтимер Шәймиев хәзер Болгарда һәм Свияжскида да төгәл музейлаштыруга керешү турында билгеләп үтте. “Тарихи табигый ландшафт булдыру һәм тарихи һәйкәлләрне торгызу буенча без үрнәк күрсәтергә тиешбез”, - дип басым ясады ТР Дәүләт киңәшчесе һәм шушы изге олы эшләрдә катнашып йөрүче һәммә кешегә рәхмәтен җиткерде.
Утырышта “Борынгы Болгар һәм Свияжски утрау-шәһәрендә тарихи һәм мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызу буенча эшләрне фәннилек белән тәэмин итү турындагы” доклад белән Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры, “Яңарыш” Республика фондының эксперт советы рәисе Илшат Гафуров хисап тотты. Аның докладташы ТР Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли археологик тикшеренүләр үзәге мөдире Айрат Ситдыйков булды. “Bulgarica” Атласын исә Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин презентацияләде, дип яза президент сайты.
Тимер Сәгыйтов