2014 Фев 27
Бүген Казандагы "Апанай” мәчетендә бу гыйбадәтханә имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров бирегә килгән журналистларга һәм дин әһелләренә "Иман” нәшриятында басылган китапларны тәкъдим итте.
Ул шулай ук "Апанай” мәчетендәге эшчәнлек хакында да мәгълүмат бирде.
Нияз хәзрәтнең сөйләвенчә, "Апанай” мәчете 1995 елда мөселманнарга кире кайтарыла. Нияз хәзрәт 90 нчы еллар ахырында үзе дә биредә эшләп ала.
"Апанай" мәчете (Икенче җәмигъ, Байлар, Тау тишеге) — Казандагы мәчет, татар дини архитектурасы һәйкәле. Бу бинада урыс бароккосы һәм татар декоратив сәнгате элементлары бар. Архитекторы билгесез.
"Апанай" мәчете Иске Татар бистәсендә урнашкан. Ул Екатерина II Казанда патшабикә Анна Иоанновна боерыгы буенча җимерелгән һәм янган мәчетләр урынына, яңа ике таш мәчет төзергә рөхсәт биргәч, татар сәүдәгәре Якуп Солтангалиевның ярдәме белән 1768–1769 елларда төзелә.
Беренче вакытта мәчет бер заллы, сигез кырлы манаралы була. 1872 елда архитектор П.И.Романов проекты буенча, мәчеткә төньяктан ике катлы өстәмә бина кушыла, ул беренчел бина белән бер үк стильдә төзелә. 1882 елда мәчет тирәсендә кирпичтән койма эшләнә, анда бер катлы лавка төзелә.
"Апанай" мәчете ТатҮБК Президиумының 1930 елның 6 февральдәге карары нигезендә ябыла. Совет чорында манара, мәчет залларының гөмбәзләре җимерелә, ә эчке як өч катка бүленә. Декоратив элементларның күбесе юк ителә. Бинада балалар бакчасы урнаштырыла. 1995 елда ул «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә тапшырыла, реставрация эше башлана.
«Апанай» дигән исем мәчет мәхәлләсендә Апанаевлар — атаклы татар сәүдәгәрләре яшәгәнгә бәйле, чөнки нәкъ шул меценатлар озак вакыт аны карап торганнар. Икенче исем — «Байлар» да Апанаевлардан килә. «Тау тишeге» исеме исә калкулыклы рельеф һәм җимерелүче ярның якын булуына бәйле.
Узган елның 26 декабрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан "Апанай” мәчетенең имам-хатибы итеп Нияз хәзрәт Сабиров билгеләнә. Нияз хәзрәт икенче көнне үк мәчет хезмәткәрләрен бергә җыеп, сөйләшү үткәрә. Мәчетнең җылылык һәм хезмәткәрләргә хезмәт хаклары буенча да шактый гына бурычы җыелган икән. 2014 елның гыйнварында әлеге бурычлар түләнә. Ә 1 февральдән "Иман” нәшрияте эшләп китә. Инде алар берничә китапны – "Коръән сүрәләре”н, Әхмәтһади Максудинең "Мөгаллим әүвәл”, "Мохтасар Имля мөгаллиме”, "Ислам дине йолалары”н, "Мөбарәк кичәләрнең, айларның фазыйләтләре”н бастырып чыгарганнар. Бу эшләр киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Биредә биш вакыт намаз укудан тыш, исламның актуаль темаларына багышланган дини дәресләр дә үткәрелә. Хәзерге вакытта 50-60 кеше килә мондый дәресләргә. "Апанай”да Коръән өйрәнү дәресләре дә алып барыла икән. Ә балаларның җәйге каникулы чорында алар өчен лагерьләр уздыру күздә тотыла.
Аннары сүз Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдингә бирелде. 1995 елда бу мәчетне алгач, Мансур хәзрәт белән Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб карап чыгалар аны. Эшнең исәбе-хисабы булмаган биредә. "Бу мәчетне торгызып халыкка кайтаруда Вәлиулла хәзрәтнең дә, Әхмәт хәзрәт Сабировның да көче күп керде. 1992 елда Татарстан мөфтиенең ярдәмчесе булган чагында мин Вәлиулла хәзрәт белән эшне бергәләп алып бардым. Киңәшләшеп алган чаклар да күп була иде. Көчле киңәшләр бирә иде Вәлиулла хәзрәт. Казан Ислам көллиятен эшләтеп җибәргәндә, бервакытны мин аннан бер мөгаллим кирәклеге турында мөрәҗәгать иттем. Ул миңа Нияз хәзрәт Сабировны тәкъдим итте. Тыйнак, тәртипле бу кешене эшкә алуыма һич үкенмим. Үзегез дә күреп торасыз: Нияз хәзрәт берничә ел эчендә никадәрле зур дәрәҗәләргә иреште. Ул хәзер мөфтинең дә урынбасары, бу мәчетнең имамы да”,-диде Мансур хәзрәт.
Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов сүзен шулай ук "Апанай” мәчете, "Иман” нәшриятенең уңышлы эшләп китүеннән башлады. "Вәлиулла хәзрәтнең эшләре уңышлы дәвам итсен, эшегездә уңышлар телим. Без – Сезгә, Сез безгә булышып, бер-беребезгә терәк булып, яшәүләр насыйп булсын”,-диде Илдар хәзрәт.
Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин исә "Апанай” мәчетенең Казан өчен дә, Татарстан өчен дә бик мөһим корылма булуы турында белдерде. "Казанда төзелгән беренче таш мәчетләрнең берсе ул - "Апанай”. Хәле бик авыр булды бу мәчетнең. Вәлиулла хәзрәт федераль һәм җирле бюджеттан акчалар табып торгызды аны. Вәлиулла хәзрәт эшчәнлегендә әле "Иман” нәшрияты да булды. Ул үзен рекламаламыйча, әкрен генә эшләп килде. Ул хәнәфи мәзһәбендәге мөселман пенсионерлар өчен меңәрләгән исемдә миллионлаган тираж белән китаплар бастырып чыгарды. Бөтен Россия буйлап бу китаплар таралды. Ул дини китаплар белән генә дә чикләнеп калмады, татар мәдәниятенә кагылышлыларын да нәшер итте. "Иман” нәшриятенең эшчәнлеге киң кырлы. Нияз хәзрәт алга таба да бу эшчәнлекне уңышлы дәвам итәр дип ышанасы килә”,-диде Рәфыйк хаҗи.
"Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира апа Әдиатуллинага сүз бирелгәч, ул шушы "Апанай”да 20 ел гомерен уздыруы хакында әйтте. "12 мартта без мөселман хатын-кызлары корылтаен үткәрергә ниятлибез. Басып торган җиребез шугалакка әйләнә башлады. Динебезне бергәләп куәтләндерергә иде”,-диде Әлмира апа Әдиатуллина.
Соңыннан бер журналист хәзрәтләрдән "Иман"ның элек куелган җитәкчесе Наил Гариповның нигә китүе турында сорады. Бу сорауга Казан мөхтәсибе җавап бирде. Мансур хәзрәт: "Наил хәзрәт Казан мөхтәсибәтеннән читләште, безнең җыелышларга йөрмәде. Автоном булырга тырышты. Алай булмый бит инде",-дип җавап бирде.
Хатыйп ГӘРӘЙ