2013 Май 27
Кичә башкалабыз Казанда үзенчәлекле тарихи бер вакыйга булды: Күзләре күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәгенең Коләхмәтев һәм Серов урамнары чатында яңа төзелеп килүче мәчете манарасына ярымай куелды. Бу тантанада Татарстан мөселманнары мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Казан мэры ярдәмчесе Ирек Арсланов, "Аудэкс" оешмасы җитәкчесе Айрат Гыймадетдинов, күп дини китаплар авторы Рәшидә абыстай Исхакый, «Мөслимә» иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира апа Әдиатуллина, бүгенге көндә «Сөләйман» мәчетендә дини гыйлем алучы күзләре күрмәүче мөслимәләр, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Әлеге тантана Казандагы Россия Ислам университеты мөгаллиме, Коръәнхафиз Мөхәммәтәмин Давудовның изге китаптан сүрәләр укуы илә башланды. Аны исә "Сөләйман” мәчете азанчысы Мәңлеәхәт абый Минҗанов багышлады.
Башта сүз мөфти урынбасары, "Сөләйман” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка бирелде. Ул Россиядә әлегә хәтле тиңе булмаган мондый үзәкне төзүдә булышкан җитәкчеләргә, үзенә һәрчак теләктәшлек күрсәткән "Сөләйман” мәчете мәхәлләсе халкына олуг рәхмәтләрен ирештерде.
"Сөләйман” мәчетендә мин 11 ел имам булып эшләдем. Миңа булышканыгыз, сүземне тыңлаганыгыз өчен сезгә Аллаһының рәхмәтләре яусын. Әмма әле без "Сөләйман”ны ташламыйбыз. Аллаһы боерса, июль ае башында әле тагын җыелырбыз”,-диде Илдар хәзрәт.
Аннары сүз бирелгән Мансур хәзрәт Казаныбыз өчен горурлануы хакында белдерде. "Президентыбыз гомрә хаҗын кылып кайтты. Бүген башкалабызда 60тан артык мәчет бар. Әле өченче көнне генә Казан мэры Илсур Рәис улы белән Борисоглебскида яңа мәчет ачтык. Андагы гыйбадәтханәне һәм мондагысын салуда да мэрның зур өлеше керде. Ләкин ул тыйнак кеше, мине мактамагыз диде. Каян өлгерәдер барысына да. Көчле аның командасы. Аллаһының рәхмәтләре булсын аңа һәм менә бу үзәкне төзүче Таһир Салмановичка. Команда димәктән, Илдар хәзрәтнең шулай ук күп эшләр майтарырга сәләтле үз командасы бар. Шуларның тырышлыгы ярдәмендә "Сөләйман” мәчете аздан гына Казанның дини мәркәзенә әйләнмәде. Әгәр бирегә күченмәсәләр, тагын анда бераз эшләсәләр, дини мәркәзгә дә әйләнә иделәр. Мәчетләребез күп булсын. Бер лампадан бинаның эче яктыра, ә күпләгән лампалардан ул тагын да ныграк балкый башлый”,-диде Казан мөхтәсибе.
Мансур хәзрәттән соң чыгыш ясаган Ирек Арслановтан мин яңа төзелүче мәчетнең исеме "Ярдәм” булачагын белдем. Әйе, бик мәгънәле вә күңелгә ятышлы атама бу. "Биредә Илсур Рәисович хакында сүз чыкты. Шунысы куандыра: җитәкчеләрнең дингә карашы үзгәрде хәзер. Әмма дин дәүләттән аерылган булгач, алар мәчетне бюджет хисабына төзи алмыйлар. Шулай да аларның динебезгә ярдәм итәргә зур омтылышы бар. Бу үзәк төзелгәч, күзләре күрмәүчеләрне укытырга мөмкинлекләр нык артачак. Казаныбыз Россия шәһәрләре арасында шактый аерылып тора. Мәчетләребез күп төзелә. Хәзер инде аларның эчтәлеген арттыру сорала”,-дигән фикерләрен ирештерде Ирек Арсланов.
Аннары "Статус” фирмасы җитәкчесе Таһир Вәлиевкә сүз бирелде. "Безнең теләгебез шул: мәчетләребез буш тормасын. Исеме дә бик матур аның. Зәгыйфь кешеләргә ярдәм итү – безнең изге бурыч”, -диде инде бишенче мәчетен очлап килүче Таһир Салман улы.

Күп дини китаплар авторы Рәшидә абыстай Исхакыйның һәм күзләре күрмәүче Әкрам хаҗи Җәләлев, Венера хаҗия Хәлиуллинаның чыгышлары шулай ук күңелгә ятышлы, аеруча яшь мөселманнарга гыйбрәт алырлык иде.
37 метрлы манарага ярымай куелганда, бирегә җыелган мөселманнар: "Аллаһу әкбәр!” дип тәкбир әйттеләр.
Хатыйп ГӘРӘЙ