Мөслимдә “Уңган, тәрбияле мөселман кызы” дип исемләнгән бәйге булып үтте. Анда унга якын мөслимә катнашты. Бәйгегә әзерлек бер ай алдан башланган иде, чөнки чара кысаларында кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылды.
Мөcлим районы мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов чарага җыелганнарга вәгазь сөйләде. Бәйгене оештыруга иганәчелек ярдәмен Мөслимдәге мөслимәләр берлеге рәисе Рузалия Хаҗия күрсәтте, дип хәбәр итә ТР МДН матбугат хезмәте.
Конкурста катнашучылар Коръән аятьләре укыдылар, кул эшләренә һәм үзләре пешереп алып килгән ризыкларга презентация ясадылар. Әлмәт шәһәренең мөслимәләр берлеге рәисе Рәйханә ханым Мөслимдәге мөселман кызларының бәйгегә зур әзерлек белән килүләрен билгеләп үтте, катнашучыларга бүләкләрен бирде.
Беренче урынга Камилә Габдрахманова, икенче урынга Айшә Габдрахманова, өченче урынга Виктория Фазылова лаек булды.
Конкурста катнашучыларга грамоталар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды дип хәбәр итте "Татар-информ".

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!