"Мөслимә"не Россия күләмендә оештыру сорала

Әссәләмәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһу вә бәрәкәтүһү!
Сезгә Аллаһның рәхмәте вә күркәм сәламе булсын!

БӘЙЛЕ
2014 Мар 28

Әссәләмәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһу вә бәрәкәтүһү!
Сезгә Аллаһның рәхмәте вә күркәм сәламе булсын!

Татар-мөселман хатын-кызлары корылтаен уздыру бик кирәкле эш. Ә бу вакыйгада безнең катнашуыбыз тагын да сөенечле. Без, хатын-кызларның, активлыгыннан күп нәрсә тора. Без бик зур көч. Кайвакыт безнең эшебез күренми дә кала, ләкин динебезне таратуда, балаларны әхлаклы итеп үстерүдә безнең өлешебез бик зур.

Мин бу корылтайда 6 тәгаен аспект буенча сөйләргә телим:

Беренчесе. Мәчетләрдә социаль эшне арттырырга, булмаган урында башларга кирәк. Моңа инвалидлар, мохтаҗлар, сәламәт һәм авыру балалар белән эшләү керә. Без 2004 елдан бирле күрмәүчеләр белән эшне алып барабыз. Күреп торасыз, Аллаһ безгә бәрәкәт бирде, менә шундый зур мәчет һәм үзәк төзелде. Хәзер бездә аена 80 күрмәүче укып китә. Без һәр мәчеттә дә шундый юнәлештә эш алып бара алабыз. Мәсәлән, авыру балалар, шәкертләр укыту, алкоголизмга каршы көрәшү, наркоманнарны дәвалау. Хәзер без сукырлар белән генә түгел, ишетмәүчеләр, ДЦПлы инвалидлар белән дә эшли башладык. Әмма моның өчен хәзрәтләрнең безгә ярдәм итүе һәм аңлавы кирәк.

Икенчесе. Илебез президенты мәчетләрдә балалар, яшьләр һәм хатын-кызлар клублары төзергә чакырды. Без “Ярдәм” мәчетендә хатын-кызлар клубы – женский деловой клуб ясадык. Һәрвакыт җыелышлар оештырып торабыз, төрле кешеләр белән очрашып, хатын-кызлар өчен кирәкле информация алабыз. Бу хатын-кызлар клубын абыстайлар сез дә үз мәчетләрегездә оештыра аласыз.

Өченчесе. Безгә яшләрне таныштуры, гаилә кору эшен активлаштырырга кирәк. Шуңа күрә танышу үзәкләре оештырырга кирәк.

Дүртенчесе. Җәйге лагерлар эшен активлаштырга кирәк. Киләчәк буыннарны тәрбияләү нәк тә әниләр, әбиләр һәм абыстайларның бурычы. Мәчетләргә җыелган лагер балаларын бергә җыеп, Олы җыен оештыру фикере дә бар.

Бишенчесе. Дөньяви чаралар бик күп уздырыла. Мисал өчен, “Ел хатын” кызы кебек дәрәҗәле бәйгеләр. Безгә дә күләмле итеп, "Ел абыстае", "Ел остазбикәсе" конкурсларын оештырыр вакыт җитте. Бу яшь мөселманнар арасында безнең дәрәҗәне күтәрер иде.

Алтынчысы. Казан – ул татарларның- мөселманнарның мәркәзе. Шуңа күрә регионнардагы татарлар безгә карап тора, без аларга үрнәк күрсәтик. Безгә күркәм эшләребезне төбәкләрдә дә таратырга кирәк. Безгә алар янына барырга, очрашырга, аңлатырга кирәк. Шуңа безгә “Мөслимә” оешмасын Россия күләмендә оештырырга кирәк. Сез бу фикерне хупларсыз дип ышанам.

Мәликә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА, Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе