«Мөслимә” газетасы “Ярдәм” мәчетендә басылды

Быелгы гыйнвар аенда “Мөслимә” газетасының 1 нче саны, гомуми 193 нче саны дөнья күрде.

БӘЙЛЕ
2014 Фев 06
Быелгы гыйнвар аенда "Мөслимә” газетасының 1 нче саны, гомуми 193 нче саны дөнья күрде. Ул Казандагы "Ярдәм” мәчетендә, аның "Зур Казан” дигән басмаханәсендә нәшер ителде. Бу санның элеккечә үк мөхәррире дә, хәбәрчесе дә Әлмира апа Әдиатуллина. Элек бу басма "Иман” нәшриятендә басылып килде.

Бу сан нәрсәсе белән үзенчәлекле соң? Ул Пәйгамбәребезнең туган көненә – Мәүлет аена багышлана. "Балалар күңеле нурга күмелде” дигән язмада сүз нәкъ әнә шушы "Ярдәм” мәчетендә үткәрелгән Мәүлет кичәсе турында бара. 2 нче һәм 3 нче битләрдәге "Мөхлисә Бубый варислары” дигән сәхифәдә исә Илдар хәзрәт Баязитов, Мәликә ханым Гыйльметдинова, Земфира ханымның әнисе Сания Баязитова турында сөйләнә.

Газетаның 4-7 битләрендә 5 апрельдә "Ярдәм” мәчетендә балалар арасында узачак "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе сораулары бирелгән. Сораулар арасында шактый җиңелләре дә, катлаулылары да бар. Әйтик, нәрсә ул тәҗвид? Нинди кагыйдәләрен беләсең? Коръәни-Кәрим кем сүзе? Пәйгамбәрләр кемнәр алар? Коръәни-Кәримдә ничә пәйгамбәр искә алына? Иман нигезендә, үлгәннән соң терелүне ничек аңлатасың? Һәм башка биһисап күп сораулар. Дөрес, әлеге сөальләр 4-10, 11-14, 15-18 яшьтәгеләргә аерым булачак. Менә шуңа күрә алар арасында гадиләре дә, катлаулылары да бар.

Газетаның соңгы бите Рәшидә абыстай Исхакыйга багышлана. Биредә Рәшидә абыстайга аның укучылары язган шигырь дә, шулай ук бу мөгаллимәнең үзе чыгарган тезмә әсәрләре дә урнаштырылган.

Шулай итеп, "Мөслимә”нең быелгы тәүге саны Татарстанда хөрмәт һәм дан казанган гүзәл затларга багышлана, аларга мәдхия җырлауны алга сөрә, шул ук вакытта балалар бәйгесенә әзерләнү өчен нигез дә булып тора.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе