
Мөселманнар өчен ел әйләнәсендә эшли торган махсус сәламәтләндерү лагеры, ял итү урыны булдыру зарур.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казан шәһәре мөхтәсибәте әнә шундый проектны гамәлгә ашырырга ниятли. Моның өчен Татарстанның Югары Ослан районы Ташевка авылында инде җир дә бүленеп бирелгән һәм республика җитәкчелеге әлеге башлангычны хуплап чыкты. Дөрес, иң элек лагерь балалар өчен генә булыр дип планлаштырылган иде.
Казан шәһәре мөхтәсибе, "Әл-Мәрҗани" мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин фикеренчә, сафка басачак лагерь балалар һәм мөселман гаиләләре өчен булыр дип фаразлана. “Балалар өчен башкалада һәм республика шәһәр-районнары мәчетләре каршында җәйге мөселман лагерьлары эшли инде. Ни өчен өлкәннәр һәм гаиләле мөселманнар өчен дә шундый ял һәм сәламәтләндерү урыны булдырмаска. Анда туклану, дәвалау, ял итү – барысы да мөселманча, шәригать кушканча булыр дип ниятләнелә”, - ди башкала имам-мөхтәсибе.
Ташевка авылында мөселман лагеры төзү буенча инде эш башланган. Финанслау исә халыктан җыелган сәдака акчасы һәм аерым эшмәкәрләрдән килгән ярдәм хисабына башкарыла.
Проектны гамәлгә ашыру буенча җаваплы хезмәткәр Алсу Хафизова ассызыклаганча, мөселман лагерын тулы көченә эшләтеп җибәрү өчен әлегә акчалар җитәрлек түгел.
“Максатыбыз – Татарстанда гына түгел, ә тулаем илкүләмендә мөселманнар өчен үзенчәлекле ял һәм сәламәтләндерү үзәге булдыру. Тарихка күз салсак, гомумән мондый эшләр бар халык ярдәме белән башкарылган. Ислам динен тоткан һәм ислам кушканча яшәгән мөселман эшкуарларыбыз, эре предприятие-оешма җитәкчеләребез дә бар. Бәлкем алар да ярдәм кулы сузарлар. Һәрхәлдә, без шундый өмет белән башлаган эшебезне ахырынача тәмамларга ниятлибез”, - ди Алсу ханым.
Акчалата яисә төзелеш материаллары, башка кирәк-ярак белән ярдәм итәргә теләгән кешеләр Казанның "Әл-Мәрҗани" мәчетенә мөрәҗәгать итә ала.
Солтан Әтнәле