
Йорт хәләл була аламы? Төркиянең Анталья шәһәрендә мөселманнар өчен йортлар төзелә. Hak Residence Ihlas – ул мөселман гаиләләре өчен 2862 квадрат метр мәйданга урнашкан люкс классындагы проект. Бу проектка 33 еллык тәҗрибә һәм хәзерге заман технологияләре мөмкинлекләре берләштерелгән. Әлеге проект – махсус мөселман гаиләләре өчен AA GROUP CONSTRUCTION проектлаштырган уңайлы, матур һәм имин торак.
Проект ике блоктан торган 96 фатирлы йортны эченә ала. Ул диңгезгә һәм табигатькә якын урнашкан, хәзерге заман уңайлыклары белән тәэмин ителгән.
Ирләр һәм хатын-кызлар рәхәтләнеп йөзә һәм кызына алсын өчен 4 ачык вә 4 ябык бассейн төзелгән.
Моннан тыш, бу хәләл йортларда сез һәм сезнең балаларыгыз комплекста яшәүче мөгаллим һәм мөгаллимәләр ярдәмендә ислам динен өйрәнә ала. Аларның җитәкчелегендә Коръәнне, фикһ, каләм, хәдисләрне өйрәнәләр. Бу максатларда ике мәдрәсә төзелгән. Сез һәм сезнең балалар ислам дәресләрен биредә түләүсез алачак.
Комплекста хәзерге заман дизайны белән берьюлы 125 кеше намаз укырлык итеп төзелгән мәчет бар. Никах, Коръән уку мәҗлесләрен, ир балаларны сөннәтләү, ярминкәләр, конференцияләр һәм башка чаралар уздыру өчен ике аерым кухня һәм ике зал бар. Шулай ук ирләр һәм хатын-кызлар аерым спорт белән шөгыльләнсен өчен, ике тренажер залы эшли.
Биредә ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым сауналар, төрек мунчалары вә парлану бүлмәләре төзелгән һәм 5 йолдызлы хәләл отельдәге башка барлык хезмәтләр дә урнашкан. Бу комплекста ел әйләнәсендә күркәм рәвештә яшәргә һәм эшләргә мөмкин.
Ике бүлмәле фатирны 43000 евро, 3 бүлмәле фатирны 65000 евродан башлап сатып алырга була.
Мөселман кардәшләр, һәрберегезнең дә хәләл йортта яшисе киләдер. Мәгълүмат өчен:
Моб: +79178939902
+ 79376253783